Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Туган җирнең моңлы сандугачы

Тукай районы талантларга бай. Җирлегебездә җырчы «сандугач»лар, баһадир спортчылар, кул эше осталары, сәнгать әсәре булырдай әйберләр ясаучы балта осталары, тимерчеләр... бихисап. Шушы көннәрдә мәдәният өлкәсендә районыбыз данын еракларга тараткан вакыйга булды. Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче «Күңел» радиосы үзенең 25 еллык юбилеена багышлап җыр башкаручылар арасында конкурс оештырды. Абруйлы бәйгедә Теләнче Тамак авылында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларга белем һәм тәрбия бирү мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып хезмәт куючы Дилүс Рәис улы Гомәров «Китмә, сандугач» җырын башкарып Гран-при яулады.

Шушы яктан, шушы туфрактан без
– Яңа Бүләккә терәлеп торучы Лесхоз (Комбинат дип тә йөрттеләр) безнең гаилә өчен икенче туган авылыбыз кебек иде. Әти-әнием шул төбәктән булганга, әби-бабай янында еш кунак булдык, һәм, әйтергә кирәк, кулдан килгәнчә йорт эшләрендә булыштык. «Илһам чишмәсе»нең суы – тешеңне сындырырлык – салкын. Ул заманда әле легендар җырчыбыз исемен йөртми иде җырлы чишмә. Шул чишмә суы Яңа Бүләк, Лесхоз авыл халкын тәмле суы белән сугарды, һәм ул тирә-яктагы авылларда яшәүче халыкка суыткычны алыштырды. Ул чорда халык мал-туар тотуны гадәти яшәү рәвеше итеп кабул итә – һәр гаиләдә сыер асрала иде. Билгеле инде, сөт һәм аннан ясалган азык-төлек җәй көннәрендә салкын урында сакланырга тиеш. Ул чорда суыткыч юк. Таш чүлмәк, банкаларга салынган каймак-май, катык-сөтне авыл халкы шул чишмә суына батырып саклады. Халык намуслы булган, бер-берсенә ышаныч саклаган. Димәк, бер-берсенең ризыгына «күз кыздыру, кул озайту» булмаган. Бу – гаделлекнең иң матур чагылышы. Әнә шундый үзара ышаныч булган җылы атмосферада үстек. Яңа Бүләк җирлегенә килергә атлыгып тора идек. Әби-бабай яшәгән кече авыл, ни кызганыч, бетте. Ә күңелдә матур хатирәләре белән һаман да яши ул авыл. 
Дилүс Рәис улы дөрес тәрбия биргәннәре өчен әти-әнисенә гомере буе рәхмәтле. «Әти Сарман районы Сарсаз Тәкермән авылында колхоз председателе булып хезмәт куйды. Язгы чәчү, аннары урып-җыю чорларында ал-ял белмичә эшли иде. Хәер, авылда ел әйләнәсенә эш тынып тормый. Без шундый ритмга көйләнеп үскән буын – өс киемеңнең төймәсен каптыра белә башладыңмы – хуҗалыкта кул арасына керәсең. Бу – тәрбиянең иң яхшы ысулы. Көченнән килгәнчә эш башкарган бала юньле була. Казанда физкультура институтында укыганда да, спорт ярышларында катнашканда да балачактан эш белән чыныгып буыннарны ныгытуның файдасын күрдем. Физик күнегү – тәнне-бәдәнне ныгыта, спорт белән шөгыльләнү – ихтыяр көчен арттыра. Җыр сәнгате – күңелне үстерә, рухыңны баета, – дип гомер буе үз-үзен тәрбияләп яшәвен сөйли Дилүс әфәнде.  
Илһам Шакировлар нәселенә барып тоташа Гомәровларның токымы. Җырлау куәсе дә шуннан булса кирәк. Җыр-моңга тартылуның оеткысы тумыштан салынган аңа. Әнә шул олы бүләкне әти-әнисе үз вакытында күрә белгәнгә Дилүс сабый чагыннан сәхнә түрендә балкыган. «Әтиемнең сулышы киң – бик яратып «Иске кара урман»ны суза иде. Мин аңа охшарга тырышканмындыр инде. Өч-дүрт яшьтән сәхнә тормышым башланды. Авыл, район, аннан республикада уздырылган мәдәни чараларда актив катнашу, спорт белән даими шөгыльләнү мине һәр яктан да үстерде, рухи дөньямны баетты», – дип балачак, үсмерчак елларын сагынып искә ала Дилүс Гомәров.


Сәнгать әһеле – халык тәрбиячесе 
Вокал тәҗрибәсе зур – Дилүс Рәис улы ярты гасырдан артык сәхнә эшчәнлегенә ия. Сабый чактан ук клубта, мәктәптә уздырылган мәдәни чараларда катнашып авылдашларының ихтирамын яулый ул. «Казанда физкультура институтында укыганда Илһам Шакиров янына барып җырлап күрсәттем. Тыңлады. Тавышымны ошатты. Легендар җырчыбызның файдалы киңәшләрен тотып, вокал буенча остазым биргән дәресләрне кулланып яшим. Махсус курсларда укыганым, сәнгать әһелләреннән дәресләр алганым юк, мин – үзаллы шөгыльләнәм. Репертуар сайлаганда тавышыма, башкару сәләтемә һәм холкыма ярашлысына зур игътибар бирәм. Сәхнә костюмына килгәндә исә, классик стиль күңелемә якын, тамашачы каршына зәвыкълы костюм белән чыгарга тырышам. Тормыш иптәшем – зирәк, акыллы. Кырык елга якын кулга кул тотынып тормыш юлыннан бергә атлыйбыз. Ике кыз бала тәрбияләп үстердек. Раушания – таянычым да, барлык эш-гамәлемдә киңәшчем дә, беренче тәнкыйтьчем дә. Сәнгать, спорт – кешене үзенә бөтереп алып кереп китә торган өлкәләр. Менә шуны аңлый минем хәләл җефетем. Гомер юлын тигезлек белән үтәргә язсын», – дип сөйли Дилүс Гомәров гаиләсе белән горурланып.
Сәхнә – тамашачыны тәрбияли торган урын. Анда үзеңне тиешенчә тоту, сайлаган җырыңның эчтәлегенә, мәгънәсенә зур игътибар бирү кирәк. 
 Дилүс Гомәров моннан утыз алты ел элек Казанда «Татарстан – минем республикам» җыр башкаручылар бәйгесендә II урынны ала. Мәртәбәле жюри каршында, зур сәхнәдә чирканчык алган сәнгатькяр шуннан бирле дәрәҗәле конкурсларда катнашып килә. 
«Салават Фәтхетдинов белән бер чорда зур сәхнәгә аяк бастык – 1993 енче елда Казанда цирк бинасында «Татар җыры – 1993» бәйгесендә катнаштык. Салават Фәтхетдинов – I урын алды һәм аның сәнгать юлында «яшел ут» ачылды. Мин исә, исемле җырчылар белән бер сафта чыгыш ясап дипломант булдым. Бу – зур җиңү булды һәм ул мине төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга рухландырып торды. 
«Күңел» радиосы үзенең матур юбилее – 25 еллыгы уңаеннан җыр башкаручылар арасында «Безнең җырчы. Яңа буын» проектын гамәлгә куйды. Бу конкурста Илһам Шакиров репертуарыннан (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Рөстәм Яхин музыкасы) «Китмә, сандугач» җырын башкардым. Конкурсның критерийлары югары булуын әйтәсем килә. Ни өчен? Киләчәктә конкурсларда катнашучы кешеләр югары таләпләргә җавап бирү өчен ныклап әзерләнсеннәр дигән нияттән. Иң элек, җырчының мәдәнилегенә һәм башкару культурасына, репертуарына, сәхнәдә үз-үзен тотышына, артистлык сәләтенә, тамашачы белән «күпер», ягъни элемтә урнаштыра алуына, бар яклап та зәвыгына һәм башка сыйфатларына игътибар итәләр. Бу – бик дөрес, сәнгать әһеле – халык тәрбиячесе булуын һәрвакыт исендә тотарга тиеш.
Опера җырчысы Хәйдәр Бигичев сүзләренә таянып, бу яктан язмыш миңа елмайган, дип әйтә алам. Хәтеремә бик нык уелып калды, узган гасырның туксанынчы елларында республикакүләм конкурста катнашканнан соң жюрида утырган Хәйдәр Бигичев: «Конкурентлыкка сәләтле сәнгать кешесе буларак, син – конкурс, бәйгеләрдә һичшиксез катнашырга тиешле җырчы. Жюри синең чыгышыңны кабул итә», – дип сәхнә күгендә «очарга» канатлар куйды. Шуннан бирле Татарстан, Башкортстан, Халыкара җыр бәйгеләрендә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып 13 тапкыр лауреат исемен яуладым. Шуның күбесе – призлы урыннар, ә өчесе – Гран-при. 
«Күңел» радиосы уздырган җыр бәйгесендә республикабыз район-шәһәрләреннән, Башкортстан, Ульяновск, Оренбург, Пензадан – 100 дән артык җыр башкаручы килгән иде. Финалга 25 кеше үтте.  
Мәртәбәле жюри әһелләре: Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Гөлдания Хәйруллина, Айзилә Вахитова һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклеләре Әнәс Фәйрушин, Вәсим Әхмәтшин чыгышыма уңай бәя бирде – Гран-прига лаек булдым. «Күңел» радиосының бу конкурсны уздыруы яшь башкаручылар өчен аеруча файдалы булды – сәнгать мәйданында яңа талантларга юл ачты. Биюче бии-бии остара дигәндәй, сәнгать әһеле төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып тәҗрибә туплый. Иҗат кешесе башкаларның чыгышын күреп, анализлап үзенең башкару осталыгын камилләштерә. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләргә чакырып кына торалар»,  – ди җырчы, спортчы, педагог.... 
Сәнгать кешесе – чабышкы ат сыман, киң-иркен мәйдан – зур сәхнә магнит сыман тартып тора. Дилүс Гомәров күптән түгел Екатеринбург каласында «Урал  сандугачы» исемле конкурста катнашып бәйгедә өстен чыккан. 


«Сәнгать белән спорт – аерылгысыз дусларым»
Дилүс Рәис улы Гомәров шулай ди. Танылган спортчы өчен физкультура, спорт – үзен, гаиләсен туендыручы хезмәт тә, җан таләбе дә.  
 – 1993 елны «Татнефть»нең 50 еллыгына багышлап уздырылган 250 чакырымлы (чынлыкта 270 километр ара иде) марафонда 76 кеше старт алды, финишка бары тик 23 спортчы гына килеп җитте. Лениногорск – Ромашкино – Бөгелмә – Баулы – Ютазы – Азнакай – Җәлил – Әлмәт арасында йөгерештә тугызынчы булып килдем, – ди унсигез ел буе төрле аралардагы (42, 80, 200 чакрым) марафонда катнашып призлы урыннар яулаган спортчы. 
Ерак араларга йөгерү өчен сулышның иркен булуы кирәк. Җырлау – спорт өлкәсендә, ә спорт белән шөгыльләнү  сәнгатьтә уңышка ирешүдә уңай йогынты ясый. «Иске кара урман» халык җырын башкару өчен, һай, бик иркен сулыш кирәк. Менә бу очракта, ятып штанга күтәрү – паурлинг (жим лежа) спорт төре буенча 5 тапкыр дөнья чемпионы булу да, марафон йөгерешчесе булу да, үзен һәрвакыт һәм һәрьяклап  формада тоту да уңай нәтиҗәсен бирә. 
***
Тавыш диапозоны киң булган төсле, тормыш-яшәештә дә күпкырлы шәхес Дилүс Гомәров. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» халык мәкален гамәлдә кулланып яши – һәр эшкә кулы ятып тора. 


/ФОТО «Күңел» радиосыннан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев