28 апрель 2022 яңалыклары
-
Боерганда проблемалар куерган...
Санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җитәкчелегендәге махсус комиссия бу си-шәмбедә үз эшен Боерган авылыннан башлап җибәрде. Биредә яшүче авыл халкы крестьян-фермер хуҗалыгы тотучы Фаил Хөснетдиновның эшчәнлегеннән канәгатъ түгел. Берничә ел рәттән ул Новая урамында торучыларның тормышын катлауландыра. Хәер, болай дип кенә әйтү, артык йомшак булыр.
-
Әфәрин, егетләр-кызлар!
27 нче апрель көнне "Энергетик" мәдәният сараенда халык уен коралларында уйнау буенча "Моңлы дөнья" Халыкара фестиваль конкурсының гала-концерты узды. Анда Яңа Буләк мәдәният йортының "Мизгел" балалар инструменталь ансамбле 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек дип табылды. Җитәкчеләре - Назим Гыймаҗетдинов.
-
Сугыш хатын-кыз өчен түгел...
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды. Утырышта “Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары” региональ проектын башлау турында карар кабул ителде. Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының хатын-кызлар берләшмәләре җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
-
“Сыерчыгым, рәхим ит!” бәйгесе тәмам
Хөрмәтле укучыларыбыз, “Сыерчыгым, рәхим ит!” бәйгесе тәмам. Нәтиҗәләрне 6 майда чыгачак газетабызда игълан итәрбез, җиңүчеләрне билгеләрбез. Шулай ук бу атнада килгән фотосурәтләрне дә шушы санда күрерсез.
-
Белдерү
Май бәйрәмнәре, ял көннәре булу сәбәпле “Якты юл”(Светлый путь) газетасының алдагы саннары 6 май, җомга көнне һәм 13 май, җомга көнне чыгачак.
-
Туган җирнең моңлы сандугачы
Тукай районы талантларга бай. Җирлегебездә җырчы «сандугач»лар, баһадир спортчылар, кул эше осталары, сәнгать әсәре булырдай әйберләр ясаучы балта осталары, тимерчеләр... бихисап. Шушы көннәрдә мәдәният өлкәсендә районыбыз данын еракларга тараткан вакыйга булды. Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче «Күңел» радиосы үзенең 25 еллык юбилеена багышлап җыр башкаручылар арасында конкурс оештырды. Абруйлы бәйгедә Теләнче Тамак авылында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларга белем һәм тәрбия бирү мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып хезмәт куючы Дилүс Рәис улы Гомәров «Китмә, сандугач» җырын башкарып Гран-при яулады.