Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерганда проблемалар куерган...

Санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җитәкчелегендәге махсус комиссия бу си-шәмбедә үз эшен Боерган авылыннан башлап җибәрде. Биредә яшүче авыл халкы крестьян-фермер хуҗалыгы тотучы Фаил Хөснетдиновның эшчәнлегеннән канәгатъ түгел. Берничә ел рәттән ул Новая урамында торучыларның тормышын катлауландыра. Хәер, болай дип кенә әйтү, артык йомшак булыр. 

Быелгы язда боерганлыларның түземлеге янә сабырлык касәсеннән ташып чыкты. Язгы кар сулары белән бергә аккан тирес сулары, зәһәр исле гөрлә-векләр булып күршеләрнең бакчаларына, бәрәңге базларына керде, урамга агып чыкты. Фермер белән уртак тел таба алмаган халык ярдәмгә өмет итеп җирле үзидарәгә, район җитәкчелегенә, экология министрлыгына хатлар юл-лады. Менә шул мөрәҗәгатьләрнең берсе, Новая урамында торучы Рәхилә Фәттахова шикаяте буенча комиссия әгъзаләре урынга чыкты да инде.

Исле урам

  Чулман елгасы буенда урнашкан Боерган авылында күпләр яшәргә кызыга-дыр. Балыгын тотарга яратучы ирләргә, матурлыкка, һаваның чисталыгына битараф түгел хатын-кыз өчен  Боерган – гүзәл табигатле авыл. Менә шуның һәммәсенә кызыгып, тынычлык эзләп шәһәрдән күченеп кайткан һәм биредә бала чагыннан ук гомер иткән халыкны соңгы елларда фермер Фаил Хөснет-динов «әзерлекли». 
–  Фаил бит безне тыңлап тормый, ничек тели, барын да үзенчә эшли. Ничә-мә-ничә еллар инде зарыбыз белән экологиягә дә, район җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итәбез, ләкин файдасын гына күргән юк. Килеп, 1000 сум күлә-мендә штраф салалар да шуның белән бетте. Ә ул нәрсә? Түләнәсе штрафла-рын мал башыннан саный: «Боларны түләргә ярты сарык кына кирәк», – ди, йөзебезгә карап көлә, – дип зарын сөйли фермерның күршесе Рәхилә Фәтта-хова. – Урамыбыз белән сасып беттек инде. Тирес, мал тизәге, сидек исенә чыдарлык түгел, өйдәге тәрәзләрне дә ачмыйбыз, юган керләрне дә урамга чыгарып киптереп булмый – ул шунда ук исләнә, – дип ачуын яшерми хы-тын-кыз. 
 Чыннан да, машинадан чыгу белән борынга хуштан яздырырлык авыр ис килеп бирелә. Ул борынны гына түгел, күзләрне дә өтереп, яшьләнедерә иде вакыт-вакыт. 
 Рәхилә ханым безгә үзенең бакчасын, тирес суыннан зыян күргән яшь чыр-шы үсентеләрен, алмагач төпләрен күрсәтә. Шулай ук инде биш елдан артык бәрәңге дә сала алмыйча, зәһәр су коесына әйләнгән бәрәңге базын да ача. 
– Ел саен шул ук хәл. Инде утырткан чыршыларым да үлеп бетә бугай, яңа-ларын утыртырга туры килер, мөгаен. Әле Фаил белән минем һәм башка күршеләрнең бакча арты юлы да шул тирес суларыннан һәм тирестән сасы сазлыкка әйләнеп бетте. Аннан җәяәүләп тә, машина белән дә үтәрлек түгел. Ә бит элегрәк бу юл чирәм генә иде. Язын, җәй башында шунда каз, үрдәк бәбкәсен саклап йөри идек, – дип, Рәхилә Фәттахова янә бер уфтанып куя. 

Ул суны шәһәр халкы да эчә

Рәхилә Фәттахова белән сөйләшкән арада җыелган бер төркем халык янына җил-җил атлап бер ир килеп җитте. Йөзе җитди, кулында кәгазьләр белән шыплап тулган папкасы да бар. Бу Рәхилә ханым кебек үк, фермер белән ни-чәмә-ничә ел көрәшүче Павел Иванов икән. 
–  Мин Боерганда ун елга якын яшим һәм Хәснетдинов КФХсы белән күптән-нән хәл алышабыз. Менә бу папкада безнең җирле үзидарәгә, район хакими-ятенә, Россия Президенты Владимир Путин исеменә, экология миинстрлыгы-на, прокуратурага язган хатларга җаваплар, фермерга карата суд карарала-ры тупланган, – лдип, Павел Александрович, бер-бер артлы рәсми кәгазьләр чыгарып, аларны күрсәтә башлый. – Экологлар аңа ике тапкыр штраф сал-ганнар иде инде, без үткән ел хакимиятттә узган җыелышка да барып, бу те-мага күп сөйләштек инде. Әмма әлегә, ни кызганыч, безнең мәсьәләнең хәл ителгәне юк, – ди ир. 
 Павел Иванов безне фермерга карата апрель башында гына кабул ителгән суд карары белән дә таныштыра. Анда Фаил Хөснетдиновны гаепле дип та-бып, янә 1000 сум күләмендәге штраф салып куялар.  
– Фермерның ул штрафларга исе дә китми. Бөтен урамыбызны мал пычра-гына батырып, урам астында урнашкан яланның да, яр буеның да кирәген бирә бит ул. Аның атлары, сыер-үгезләре, йөзәр баш сарыгы бер караучы-сыз андагы үләнне таптап, тизәккә батырып йөри, атлары, үгезләре кеше өс-тенә килгән очраклар да булгалады. Су буена төшеп, ял итә дә алмый бит авыл халкы, – дип, тәңкәсенә тигәнен сәйләргә кереште Павел Александро-вич, – Аннары, насос белән тирес суларын суыртып, безнең урам аша сузыл-ган торбалардан шул пычракны ул  Кама суына да түкте. Ә бит яр буеннан ерак түгел водозабор урнашкан. Ялгышмасам, ул «Челныводоканал»ныкы. Димәк, ул тирес сулары кергән суны Боерган авылы халкы гына түгел, Чал-лыда яшәүчеләр дә эчә дигән сүз бу, – диде ул. 
 Рәхилә Фәттахова да, Павел Иванов та фермерга карата бер-бер каты җәза бирелмәвенә бик нык аптырыйлар һәм җәзасы кырысрак булса, Фаил әфәнде кылган гамәлләренә карата җаваплырак булыр, табигатькә, авылдашларына карата бу кадәр вәхшиләрчә кыланмас иде дигән фикердә калалар.  

Әгәр телең пычак булса...
 Ниһаятъ, комиссия әгъзаләре һәм авылдашлары янына фермер үзе дә чыга. Фаил Хөснетдинов тыштан тыныч, комиссия җитәкчесе Рөстәм Закировның сүзләрен ипле генә тыңлый, комиссиядә булган башка белгечләрнең, җитәк-челәрнең сорауларына җавап бирә. 
 Шулай да, күршеләренең сүзләрен ишеткәч тә, фермер эндәшмичә калмый. Алай гына да түгел, шул мәлдә тәмсез телләнеп, беренче булып аларга үзе үк каты бәрелә. Менә шунда Рәхилә апаның: «Аның бөтен эше шәхесне мыскыл итү, минем гаилә хәлемә бәйләнү. Ул безне аңардан көнләшә дип саный», – дигән сүзләре искә төшә. 
 Беренче яман сүздән башланган әйткәләшү зурга китә башлагач, комиссия җитәкчесе түзми: 
– Булды, җитте! Ямьсез телләнмик, эшкә кагылышлысы турында гына сөйлә-шик, – дип, үзен хаклы дип санаган ике якны да тынычландырырга тырыша. 
Ләкин ике арада ничәмә-ничә еллар буена булган аңлашылмаучанлыкны, бер-берсенә булган дәгъва һәм үпкәне алай тиз генә таратып буламы икән ? 
Новая урамында яшәүчеләрнең хәлен аңлап булса, фермерның күршеләренә  шулай ябышуын әллә ни аңлый алмадым. 
–  Хөснетдиновтан кала, бездә бүтән фермерлар да бар. Ләкин алар монысы кебек теләсә кая чүбен түгеп, кешене интектереп йөрми, – дип, шаулаша фер-мерның күршеләре. 
 Шулай да, Фаил абыйны никтер җәлләп куйдым. Әллә үзенең хаклы түгел икәнен таный алмавы, әллә кеше белән аралаша белмәве шулай тәэсир иттеме – бер Аллаһ белсен.   

«Закон кушканча барын да эшличәкбез!»

Ә менә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җитәкчелегендәге мах-сус комиссия хисләргә бирелмәде. Новая урамында җәелеп яткан сулы-тирес-ле болгавык чокырны да, рәте беткән бакча арты юлын да алар игътибар бе-лән карап чыктылар, ТРсы экология министрлыгының Чулман буе террито-риаль идарәсенең өлкән белгече Лилия Мирсәетова да барлык бозуларны теркәп йөрде. 
– Вәкаләтебездә булган мөмкинлекләрдән чыгып, әлеге четерекле мәсьәләне хәл итәргә тырышырбыз, – дип җавап бирде Рөстәм Закиров, кешеләрне ты-нычландырырга тырышып. – Ә син Фаил абый, авылдашларыңа мондый мө-нәсәбәттә булма инде. Махсус машина яллатып булса да, бу юлдагы суыңны суыртып ал, аннары басуыңа чыгарып бушат, кешене интектермә. Барлык ачыкланган җитешсезлекләреңне дә төзәт, озакка сузма.  Аннары судка ба-рып җитсә, кара, үпкәләштән булмасын, – дип, комиссия җитәкчесе фермерга шелтәсен белдерде. 
Шул рәвешле, Фаил Хөснетдиновка табылган кимчелекләрне, бозуларны тө-зәтер өчен коммиссия ике атна вакыт бирде. Ләкин, Новая урамында яшәүче-ләр генә моңа артык шатланмадылар. Чөнки алар фермерның бу таләпләрне үтәп чыгасына ышанмый. 
– Сез Боерганга ике айдан соң тагын бер килеп китегез әле. Комиссия әгъза-ләренә биргән сүзен үтәрме икән ул? Менә шуны белер, үз күзегез белән кү-рер өчен килегез, – дип озатты безне авыл халкы. 

Йортлар каршында кирпеч өемнәре «үсә»
 Боерганнан соң, комиссия әгъзаләре санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында һәм шул ук вакытта янгын чыгу куркынычын кисәтү максатын-нан, Калмия, Ильбухтино, Олы Шилнә авылларына кереп, урамнарның чис-талыгын, төзеклеген карап-тикшереп чыкты. Һәм шактый гына күңелсез кү-ренешләргә тап булды. 
 Әйтик, Калмия авылының Усманов урамы буенча машина тәгәрмәчләре,  җимерелеп беткән койма агачлары аунап ята, җыештырылмыйча калган һәм корыган үлән-чыбыклар да янгын чыгу куркынычын тудыра. Калмиянең Молодежная  урамында булган йортлар каршыларында исә  төзелеш чүбе, урамнан чыкканда, сул яктан, басу янында олы-олы чүп өемнәре өелгән. 
 Ильбухтино авылында да шул ук күренеш: Уфимская урамы бирегә килүче-ләрне  коры чыбыклар, төзелеш чүбе белән каршы ала. Свобода тыкрыгын-да  аты булмаган арба череп ята, Центральная урамында киселмичә калган куаклар, коры-сарысы аңа шыксызлык өсти. Олы Шилнә авылы урамнарын-да да төзелеш чүбе һәр йорт алдында диярлек «чәчәк ата» иде.       

Алсу Тимерханова 
Рөстәм Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев