Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш хатын-кыз өчен түгел...

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды. Утырышта “Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары” региональ проектын башлау турында карар кабул ителде. Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының хатын-кызлар берләшмәләре җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. 

Шуны да әйтергә кирәк, "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабында иң актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Кайбер муниципаль районнардагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчеләренә ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Тукай районындагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина да бар.

/фотолар Резедә Сафинадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев