Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суровкага газ килде

Табигый газ тоташтырылачак көнне Суровкада көтеп алдылар. 2020 елның мартында башланган эш инде тәмам, газ торбалары бүген 500дән артык шәхси хуҗалыкның капка төбенә үк килеп җитте. Инде күпләр зәңгәр ягулыкны өйләренә үк керттеләр.

Газүткәргечне файдалануга тапшыру авылда бәйрәм рәвешен алды. Авыл читендәге газ бүлү станциясе янында узган бу тантанага бик күп мәртәбәле кунаклар килде. «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, иң беренче сүз алып, Суровка поселогы халкын шушы күркәм вакыйга белән тәбрикләде.
– Өйдә газ булу – үзе бер бәхет, – диде ул. – Әле илебезнең кайбер регионнарында газүткәргечләр 70-80 процентка гына сузылган, бер метр да газ торбасы сузылмаган төбәкләр дә бар. Ә безнең Татарстанда газ кертү югары темпларда бара. Газсыз хәзер тормышны күз алдына да китереп булмый. 
Рөстәм Усманов хәзерге вакытта газ кертү буенча шәхси хуҗалыклардан республика буенча ике мең ярым гариза керүен белдерде һәм без бу гаризалар буенча газ кертүне 2022 елда төгәлләячәкбез дип вәгъдә бирде.
Суровка поселогы Новотроицкое авыл җирлегенә карый. Биредә якынча 500дән артык йорт, 1000нән артык кеше теркәлеп яши. 
– Газ – яшәү чыганагы. 19 километрдан артык газүткәргечне файдалануга тапшыру авылда барлык йортларны газга тоташтыру дигән сүз, – ди җирлек башлыгы Юлия Рыбакова.
Авылны газлаштыру проекты Татарстан Республикасында коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны газификацияләүнең төбәк программасы кысаларында финансланган. Проектның суммасы – 80 млн 848 мең сум. Авылда өч газ бүлү пункты салынган. Газ челтәрләренең озынлыгы – 19 километрдан артык.
Суровка авылы халкын олы шатлыклары белән котларга ТР Дәүләт Советы депутаты, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин да килгән иде.
– Ихлас күңелемнән барлык Суровка халкын олы вакыйга белән тәбрик итәм. Өйдә җылы булса, газда тәмле ризык пешсә нинди рәхәт. Безнең илебездә табигый байлыклар җитәрлек, белеп файдаланганда тормышыбыз ямьле булыр. Бәхетле яшәгез! – диде ул.
Район башлыгы Фаил Камаев «Газпром трансгаз Казань» җәмгыятенә, аның хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.
– Тукай районы кайчандыр 98 процентка газлаштырылган булган. Әмма район үсә, шәһәр тирәсендәге авылларда күпсанлы йортлар төзелә, яңа урамнарга, өйләргә кабат газүткәргечләр сузарга кирәк. Быел гына да меңгә якын өйгә үткәргечләр сузачакбыз. Суровкадан соң, киләсе атнада Филатовкада 400 йорт зәңгәр ягулыкка тоташтырылачак. Безгә олы ярдәме өчен Республика Президентына, хөкүмәтебезгә рәхмәтебез зур. Кешеләр менә дигән өйләр салып куялар, аларга газ кертелеп, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Без шуңа шат. Чын күңелемнән газ кертү тармагында эшләүчеләргә рәхмәт әйтәм.
Газүткәргечне файдалануга тапшыру тантанасында «Газпром трансгаз Казань» җәмгыятенә Суровкада яшәүчеләр зур рәхмәтләрен әйттеләр, җитәкчесенә рәхмәт хаты һәм чәкчәк тапшырдылар.
Кунаклар поселокның Лазурная урамында яшәүче Сәлимовлар йортына керделәр. Биредә газ торбалары өйгә инде тоташтырылган. Газ кранын ачып газны җибәрделәр. Ул арада хуҗалар тәүге тапкыр газ плитәсен кабызып, алдан әзерләп куелган камырдан тәмле коймаклар пешерергә тотындылар. Кунакларны чәй өстәленә дәштеләр. Илназ һәм Альбина Сәлимовлар әле өйләрен күптән түгел генә төзегәннәр, ике балалары бар. Газ бирү шатлыгын бүлешергә Мөслим районыннан якыннары да килгән.
Әйе, өйгә газ кергән булу, чыннан да, олы куаныч. Районда барлык авыл җирлекләрендә халыкны газлы итү өчен планлы эш алып барыла. Суровка авылында яшәүчеләр исә бүген шатланып туя алмый.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев