Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суицид «уңышсыз» гаиләләрдә генә очрый дип әйтү дә дөрес түгел. Бар яктан җитеш гаиләләрдә дә очраштыргалый ул

10 сентябрь көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Л. Насырова ата аналар җыелышында катнашты. Психолог “Балалар арасында суицид очраклары” дигән темага чыгыш ясады.

Балаларга психологик ярдәм күрсәтү  мөмкинлеге турында сөйләп үтте, интернет челтәрендәге сайтлар белән таныштырды. Җыелышның төп максаты гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү, ата-аналарны низаглы хәлләрдән чыгу юлын табырга һәм мондый хәлләрне анализлый белергә өйрәтү; балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү, бала тормышында мәктәп билгеләренең ролен күрсәтү. Яшүсмерне суицидка этәргән сәбәпләрнең иң җитдие, еш очрый торганы, гаиләдә килеп чыккан аңлашылмаучылык, балага карата игътибарсызлык, баланың начар билге алуы, ата-ананың аерылышуы... Суицид «уңышсыз» гаиләләрдә генә очрый дип әйтү дә дөрес түгел. Бар яктан җитеш гаиләләрдә дә очраштыргалый ул. Җыелышта Тукай мунипаль районы "Князь урта гомуми белем бирү мәктәбендә"  325 ата ана катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев