Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стаж аз – тизлек югары

5 мартта көндезге сәгать 2 тулганда Яр Чаллы – Зәй – Түбән Кама – Әлмәт трассасында «Шевроле Круз» автомобилендә барган 57 яшьлек ир-ат тизлеге югары булу һәм һава шартларын исәпкә алмау аркасында идарә итүне югалта.

Ул каршы юнәлештәге полосага чыгып, «Калина» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ул үзе, аның шулай ук 57 яшьлек пассажиры, икенче машинаның 50 яшьлек йөртүчесе (хатын-кыз) һәм 42 яшьлек пассажиры күпләгән имгәнүләр ала. Әйтергә кирәк, авариядә гаепле ир-атның машина йөртү стажы бер генә ел булган, шулай да 6 мәртәбә юл йөрү кагыйдәсен бозарга өлгергән. 


/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев