Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру өчен бикләнлеләр сайланды

1 октябрьдән районда халык санын алуның кече төре (микроперепись), ягъни социаль-демографик сораштыру башланды. Ул 31 октябрьгә кадәр барачак. Чара Россия Федерациясенең барлык субъектларында да үтәчәк. Анда бар халык та катнашмый, сораштыру өчен йорт хуҗалыклары алдан сайлап алына. Дәүләт статистикасының район бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бездә әлеге чараны үткәрү өчен Биклән авылының...

1 октябрьдән районда халык санын алуның кече төре (микроперепись), ягъни социаль-демографик сораштыру башланды. Ул 31 октябрьгә кадәр барачак. Чара Россия Федерациясенең барлык субъектларында да үтәчәк. Анда бар халык та катнашмый, сораштыру өчен йорт хуҗалыклары алдан сайлап алына.

Дәүләт статистикасының район бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бездә әлеге чараны үткәрү өчен Биклән авылының Әхмәтшин һәм Чкалов урамнарында урнашкан 143 йорт хуҗалыгы билгеләнде. Аларда халык санын алучы Римма Шәйдуллина йөреп чыгачак, ул бу йортларда яшәүчеләрнең барысына да үз сорауларын бирәчәк, җавапларны электрон юл белән планшетта теркәячәк.
Исемлеккә кергән йорт хуҗалыкларына бу турыдагы мәгълүмат белән листовкалар таратылган. Халык санын алучыга Дәүләт статистикасы федераль хезмәте таныклыгы бирелгән. Ул аны паспорты белән бергә күрсәтергә тиеш. Шулай ук «РОССТАТ» дип язылган яктылык кайтаручы браслеты бар.
Микроперепись программасына кешенең җенесе, яше, гаилә хәле, белем дәрәҗәсе, гаилә әгъзалары саны, керем чыгынаклары, икътисадый яктан активлыгы, биредә күпме яшәве, милләте, гражданлык хәле, нинди телләр белүе турындагы сораулар кертелгән. Боларга өстәп, халык санын алуда катнашучылар репродуктив планнары, аларны тормышка ашыру өчен шартларның булу-булмавы, физик мөмкинлекләрне чикләүче чирләре, көндәлек тормыш алып бару өчен башкалар ярдәменә, инвалидлык алуга мохтаҗмы-юкмы икәнлеге турындагы сорауларга да җавап бирәчәк.
Программада шулай ук кешенең Россия гражданлыгы алу тарихы, үзе белгән телләрне көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануы турында мәгълүмат алу да каралган. Бер йортта теркәлеп тә, озак вакыт анда яшәмәгән гаилә әгъзалары бар икән, респондентлардан аның да сәбәпләрен сораячаклар, аларга социаль-демографик характеристика бирдертәчәкләр, туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында сорашачаклар.
Мондый чара 2020 елда үтәчәк бөтенроссия халык санын алуга әзерлектә мөһим адым булып тора. Ул Россиядә 2025 елга кадәрге демографик сәясәт концепциясен томышка ашыруда өстәмә чаралар күрергә, бүгенгеләренә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәчәк.
фото с сайта www.tatary-urala.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев