Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы кыңгырау көненә багышлап

Әҗмәкәй дүртъеллык мәктәбендә, якынча 1965нче елдан алып 1979нчы елларда эшләгән ике хөрмәтле укытучыны, бүгенге соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган көннәрдә искә алсак бик отышлы булыр. Шуларның берсе хезмәт ветераны Сәйфетдинова Рәхимә Нуртдин кызы (1935-2021), икенчесе Мәгариф бүлеге отличнигы Гәйнетдинова (Хәйруллина) Разыя Гәйнетдин кызы.

Рәхимә Сәйфетдинова Иске Гәрдәле авылында туып үскән. 1966нче елда
Әҗмәкәй дүртъеллык мәктәбендә укытыта башлый. Гомер буе шушы авылда
яши. Рус теле, тарих фәне, башлангыч сыйныфларда укыткан - Рәхимә
Сәйфетдинова үзенең бик таләпчән укытучы булганлыгы белән истә калган.
Аның дәресләре, оештырган чаралары, ата-аналар белән уздырган эшләре
бүгенге көнгәчә күз алдында. Күпләр шул вакытларны җылы хисләр белән
искә ала.
Разыя Гәйнетдин кызы (02.07.1943) Калмаш авылында туып-үскән.
Үзенең хезмәт юлын Әҗмәкәй авылында дәвам итә. Ул бүгенге көндә Яңа
поселогында яши. Разыя Гәйнетдиновна үзенең эш дәверендә байтак кына
шигырьләр иҗат иткән, алар барысы да диярлек мәктәптә эшләгән чакларын,
үзенең тормыш юлын чагылдыралар. Мәктәп, район күләмендә ул оештырып
уздырган чаралар турында бүген дә искә алалар. Бу ике мөгаллимәдә белем
алган укучылар аларны онытмыйлар. Аларның укучылары арасында,
укытучы һөнәрен сайлаучылар да бар.
Укытучылар турында никадәр язсаң да күп булмас. Әҗмәкәй унъеллык
мәктәбе ачылганнан соң ике рус теле укытучысы Рәхимә Сәйфетдинова
белән Разыя Хәйруллина тугыз ел кулга-кул тотынышып, һәр эштә бер-
берсенә ярдәм итеп, дәрес планнары төзеп, укучыларны имтиханнарга
әзерләп, экзаменнарны бергәләп уздырып киңәшләшеп эшлилә. Ул вакытта
рус теленнән алтышар сәгать сочинениеләр яза торган була чыгарылыш
сыйныф укучылары. Алдагы имтиханга кадәр ул эшләр тикшерелергә тиеш
була. «Икебез бергә, бердәм, килешеп бик дус мөнәсәбәттә эшли торган
идек ул вакытларда»,– ди Разыя Гәйнетдиновна хезмәттәше Рәхимә
Нуртдиновна турында. Яңа поселогы мәктәбенә күчкәч аларның икесенә дә
дәресләр бетә. Разыя Хәйруллина башлангыч сыйныфлар укытырга күчә,
Рәхимә Сәйфетдинова тарих фәне укытырга алына. Инде лаеклы ялга
чыккач та бу ике укытучы бер-берсенең хәлен белешеп яшиләр.
Лаеклы ялга чыгуына карамастан Рәхимә Сәйфетдинова Әҗмәкәй
авылы тормышында катнашып яшәде. Өлкәннәр, Бөек Ватан сугышы
ветераннары белән очрашып, алар белән аралашып, чаралар уздырып торды.
Әҗмәкәйдә беренчеләрдән булып «Авыл бәйрәмен» оештырып уздыручы ул
Рәхимә апа. Эш урыныннан да аның белән хәбәрләшеп тордылар
хезмәттәшләре. Без аның укучылары хөрмәтле укытучыбыз рухына догада
булыйк.

Разыя Гәйнетдиновна узе укыткан укучыларын бөртекләп хәтерендә
саклый. Ул инде күптән лаеклы ялда. Шулайда мәктәбен онытмый. Разыйя
Гайнетдинова бу елгысы елда 57нче тапкыр соңгы кыңгырау бәйрәменә,
балаларны олы юлга озатырга барырга җыена.

Тукай районы. Әҗмәкәй авылы, Әнисә Әшрәпова

/автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев