16 май 2022 яңалыклары
-
Урманнар чиста булсын өчен
Тукай районында чистарту һәм яшелләндерү ике айлыгы дәвам итә. Авыл җирлекләрендә әледән-әле өмәләр оештырылып җыештыру эшләре булып тора, агачлар утырталар.
-
Өлкәннәр сынатмадылар
Тукай районының “Алга” спорт комплексында һәм “Акчарлак” йөзү бассейнында район пенсионерларының X нчы спартикиадасы булып узды. Анда “өченче яшь” ягъни 70 тән узган өлкәннәр катнашты.
-
Удык чәчү “оялары” урнаштырдылар
Республикабызның биоресурслар Дәүләт комитеты табигать байлыкларын саклау буенча нәтиҗәле эш алып бара. Әлеге вакытта балылыкларның улдык чәчү вакытын исәпкә алып, “Балык- булсын!” исемле акция дәвам итә.
-
Безнекеләр дә бәйрәмгә бара
Республикабыз Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәмгә зурлап әзерләнә.
-
Сабантуйлар көне билгеле
Бу хактагы указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Татарстан авылларында, район үзәкләрендә бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә, Казанда 19 июньдә узачак.
-
Райондашыбыз Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә катнаша
13-14 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә сыйныф җитәкчеләренең «Кеше тәрбияләү» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы узды. Безнең районны Бәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мотагирова Гөлия Наил кызы тәкъдим итте. Ул бәйгенең беренче hәм икенче турларын лаеклы узды һәм беренче өчлеккә керде!
-
Тукай районы суд приставалары яңа бинага кучте
Шушы көннәрдә Тукай районында суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге хезмәткәрләрен яңа бинага күчеп хезмәт итә башлаулары белән тәбрикләделәр. Заманча төзекләндерелгән бинада тантаналы чара Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район прокуроры Айрат Галимарданов, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында узды.
-
Рәхмәт әйтәбез
Җиңү көне….Шатлыклы да, ямансу да бәйрәм ул.Күңелдә купме истәлекләр, дәһшәтле еллар яңара.
-
Соңгы кыңгырау көненә багышлап
Әҗмәкәй дүртъеллык мәктәбендә, якынча 1965нче елдан алып 1979нчы елларда эшләгән ике хөрмәтле укытучыны, бүгенге соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган көннәрдә искә алсак бик отышлы булыр. Шуларның берсе хезмәт ветераны Сәйфетдинова Рәхимә Нуртдин кызы (1935-2021), икенчесе Мәгариф бүлеге отличнигы Гәйнетдинова (Хәйруллина) Разыя Гәйнетдин кызы.
-
Сәләтле яшьләр
Яшьлек - ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең үзенчәлекле халәте. Бу - иң кыю өметләр, эзләнүләр, ачышлар һәм аларны тормышка ашыру вакыты. Нәкъ менә алар, бүгенге яшьләр, тиздән безнең дөнья үсеше юлларын билгеләячәк. Яшьлек - ул тормыш энергиясе. Бу вакытта кеше амбицияләр белән яши, теләсә нинди максат тормышка ашырылырлык булып тоела. Шундый шәхесләрнең берсе турында якташларыбызга җиткерәсем килә.