Өлкәннәр сынатмадылар
Тукай районының “Алга” спорт комплексында һәм “Акчарлак” йөзү бассейнында район пенсионерларының X нчы спартикиадасы булып узды. Анда “өченче яшь” ягъни 70 тән узган өлкәннәр катнашты.
Пенсионерлар биш спорт төрендә көч сынаштылар. Йөзү, җиңел атлетика, өстәл тенисы, ату, дартс буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алдынгы урыннарны алучыларга призлар, дипломнар тапшырылды.
Фото район инвалидлар һәм ветераннар оешмасыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев