Райондашыбыз Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә катнаша
13-14 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә сыйныф җитәкчеләренең «Кеше тәрбияләү» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы узды. Безнең районны Бәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мотагирова Гөлия Наил кызы тәкъдим итте. Ул бәйгенең беренче hәм икенче турларын лаеклы узды һәм беренче өчлеккә керде!
Бәйгегә нәтиҗәләр hәм җиңучеләрне буләкләу тантанасы 1 нче июльдә Яшел Үзән шәhәрендә укытучыларның август киңәшмәсендә уткәреләчәк. Райондашыбызга уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев