Сабантуйлар көне билгеле
Бу хактагы указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Татарстан авылларында, район үзәкләрендә бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә, Казанда 19 июньдә узачак.
Тукай районы авылларында милли бәйрәм күпчелек 11 июньдә булса, 13 көнне Сабантуен үткәрергә теләгән авыл җирлекләре дә бар. Тукай районының төп Сабантуе 12 июньдә Кызыл Байрак авылы янында булачак. Татарстан Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын күрсәтелгән даталарда үткәрүне тәэмин итү йөкләнгән. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга бу эштә актив катнашырга тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев