Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сәләтле яшьләр

Яшьлек - ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең үзенчәлекле халәте. Бу - иң кыю өметләр, эзләнүләр, ачышлар һәм аларны тормышка ашыру вакыты. Нәкъ менә алар, бүгенге яшьләр, тиздән безнең дөнья үсеше юлларын билгеләячәк. Яшьлек - ул тормыш энергиясе. Бу вакытта кеше амбицияләр белән яши, теләсә нинди максат тормышка ашырылырлык булып тоела. Шундый шәхесләрнең берсе турында якташларыбызга җиткерәсем килә.

Теләнче-Тамак авыл җирлегенең горурлыгы булган яшь талантыбыз
Ильмира Ахунова әнә шундый яшьлекнең өлгесе. Чибәрлеге, буй-сыны белән
үзенә тартып торган бу татар кызы күңеле мәдәният дәрьясында йөзәргә
ярата. Күптән түгел ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча
министрлык ярдәме белән үткәрелгән “Сәләткә нур булган йолдызлар”
(“Сәләт зажигает звезды”) бәйгедә катнашты һәм “Проза” номинациясендә
җиңү яулады.
Әлеге проект Татарстан Республикасының атказанган мәдәният
хезмәткәре, танылган журналист, язучы һәм публицист Флүс Латыйфи исеме
белән аталган һәм Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка
ашырыла. Ильмира әлеге бәйгедә үзенең “Язмышлар” дип аталган яңа гына
табадан төшкән романын тәкъдим итте. Аның нигезендә - хатын-кызларның
бик катлаулы һәм хәтта фаҗигале язмышы сүрәтләнгән. Сюжетлар
Ильмираның әбисенең әнисе тормышыннан алынган. Кечкенәдән бу
хәлләрне ишетеп, әлеге көнгәчә сакланып калган гаилә фотоальбомнары
ярдәмендә, ул тарихи вакыйгаларны әдәбият телендә чагылдырырга теләгән.
Шунысын әйтергә кирәк, бу роман Ильмираның беренче иҗади эше
түгел. Ул мәктәп елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, аның
беренче шигырьләре, хикәяләре төрле матбугат битләрендә басылып чыга.
Үзе язган шигырьләрне видеоязмалар аша социаль челтәр битләрендә дә киң
тамашачыга җиткерә, төрле иҗади бәйгеләрдә дә бик теләп катнаша. Хәтта

аның иҗаты белән таныштыру өйзеннән авыл китапханәсендә “Яшь каләм
тибрәтүчеләр” дип аталган кызыклы очрашу да узды.
Үзенең иҗатында Ильмира яшь татарстанлыларны туган җиргә
мәхәббәт, туган телгә, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләргә өнди. Ул кечкенәдән
милли гореф-гадәтләрне, милли кыйммәтләрне саклап калуны күз алдында
тота.
Хәзерге вакытта Ильмира Теләнче-Тамакта үткәрелә торган барлык
чараларда да актив катнаша. Татар халык җырларын башкарумы, спектакльдә
җаваплы роль уйнаумы – барысын да югары дәрәҗәдә башкара. Ул да түгел,
әле мәдәният йортында эшләп килүче “Таңсылу” бию ансамбле җитәкчесе дә
ул! Аның тарафыннан сәхнәгә куелган биюләр хис-тойгыларга бай
күренешләр белән үрелеп бара.
Әдәбият аланында шундый яшь талант булуга без бик шат. Мондый
яшьләр белән татар халкына гына хас булган хислелек югалмас. Чөнки
күзләре янып торган, дәртле йөрәкле яшьлек үзенең эчке рухи ихтыяҗын
әйтергә курыкмый. Ильмира да алдагы көннәрдә тагы да зур үрләргә менәр,
аның исеме тагы да көчлерәк яңгырар дигән өметтә калабыз.

 

Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире Рамилә Сәгъдиева.

/автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев