Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт әйтәбез

Җиңү көне….Шатлыклы да, ямансу да бәйрәм ул.Күңелдә купме истәлекләр, дәһшәтле еллар яңара.

Калмия авылында бу бәйрәмне бик эчтәлекле матур итеп үткәрделәр, солдат боткалары  белән сыйладылар,концерт күрсәттеләр.Урамда төсле шарлар һәм бабаларының фотосурәтләрен тотып укучылар улемсез полк парадында катнаштылар. Авыл халкы бу бәйрәмнән бик канәгать калды.
Ә менә 9 май көнне райондагы Җиңү бәйрәменә мин дә чакырулы булдым.Көн бик матур, аяз иде ул көнне.Шулкадәрле зур тырышлык куйганнар, ветераннарга, өлкәннәргә хөрмәт зурдан булды.
Районыбыз башлыгы Фаил Камаев һәм аның хезмәттәшләре барча ветераннарны котлап, кул биреп исәнләшеп чыктылар,олыларның күңеле йомшак була бит,алар шулкадәр шатландылар.Бәйрәм тантаналы, күңел кылларын кузгатырлык булды.
Бәйрәм ахырында район башлыгы Фаил Камаев шәхсән узе барыбызныда бәйрәм табынына чакырды. Өстәлләр бик мул әзерләнгән, сый-нигьмәттән сыгылып тора иде. Анда өлкәннәрне хөрмәтләп социаль яклау хезмәткәрләре дә килгән иде. Безне зурлаган барлык хезмәткәрләргә рәхмәт әйтеп өйләребезгә таралыштык.
Авыл җирлеге рәисе Равил Әхәт улы Гариповка да бик зур рәхмәтлебез, бәйрәмгә кадерләп алып барды, алып кайтты. Район башлыгы Фаил Камаевка чиксез рәхмәтлебез, эшләрендә уңышлар, тазалык, гаилә иминлеге теләп калабыз. Балаларыбыз,оныкларыбыз сугыш афәтләре курмәсен.
Нәжибә Сәхипгәрәева
Тукай районы, Калмия авылы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев