Удык чәчү “оялары” урнаштырдылар
Республикабызның биоресурслар Дәүләт комитеты табигать байлыкларын саклау буенча нәтиҗәле эш алып бара. Әлеге вакытта балылыкларның улдык чәчү вакытын исәпкә алып, “Балык- булсын!” исемле акция дәвам итә.
Тукай районында Чулман елгасы ярында урнашкан авыллар биләмәләрендә балыкларга улдык чәчү өчен махсус ясалма “оялар” урнаштырдылар. Чулманның өске өлешендә Боерган авылы тирәсендә һәм түбәнге өлешендә Бәтке авылы янында өч дистәдән артык улдык чәчәргә уңайлы булган җайланмалар урнаштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев