Яңалыклар

Үсмерләргә психологлар ярдәме

6 июньдә Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппаратында психологик ярдәм күрсәтү көне үтә.

Сораулары булган тукайлыларга кабул итүгә Казанга барырга кирәк. Адресы: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61нче йорт. Әлеге чара барышында балалар һәм өлкәннәр профессиональ психологлар белән аралаша алачак. Очрашу вакытында балалар һәм ата-аналар, яшьтәшләр арасындагы мөнәсәбәтләр, үсмерләр арасындагы конфликтлар һәм башка шундый темаларга ачыктан-ачык сөйләшеп булачак, психологлар үз киңәшләрен бирәчәк. 
Кабул итүгә барырга теләгән райондашларга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. 


Нет комментариев