Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Серле каләм»дә син дә катнаш

Райондашыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышлап үткәреләчәк «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесе уза. 

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Йосыпова сүзләренчә, бәйгенең максаты – яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларның осталыкларын үстерүгә ярдәм итү, балаларда туган якны ярату, кадерен белү hәм аңа карата горурлану хисләрен тәрбияләү.
Бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Алар «Бабайларның батырлыгын онытмыйк», «Китап булсын дустыбыз», «Әбием сандыгы», «Һөнәрләр дөньясында», «Беренче чәчәкләр гашыйклар кулында» кебек темаларны сайлап алып бәйгегә иҗади эшләрен тәкъдим итәргә мөмкин.
Конкурска иҗат эшләре ике телдә – татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Барлык мәгьлүматның электрон форматта җибәрелүе – төп шарт. Текстның күләме (анкетадан башка) өч басма биттән артмаска тиеш. Эш А4 форматында Times New Roman шрифты белән (14ле) hәм 1,5 интервалы белән эшләнергә тиеш.
– Әлбәттә, теманың ачылуына, актуальлегенә зур игътибар бирәчәкбез. Шулай ук авторның үз стиленә, эзлеклелегенә, заманча фикерләү дәрәҗәсенә, фикер тирәнлегенә hәм әсәрнең тәэсир итү көченә бәя биреләчәк, – дип аңлата Ләйсән Йосыпова.
Бәйгедә катнашучының үзе иҗат иткән әсәрне һәм үзе турындагы анкетаны (кушымта) ilmira.akimova@tatar.ru электрон адресына («иҗади эшләр» дигән искәрмә белән) яки түбәндәге адреска юллавы сорала: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт «Тукай муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ (222 кабинет). Белешмәләр өчен телефон (8552) 70-41-80. Гаризалар 2019 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.
Катнашучыларның иҗади эшләрен күренекле язучылар бәяләячәк. Бәйгенең җиңүчеләре I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнәчәк, барлык катнашучыларга сертификат тапшырылачак. Җинүчеләр шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышланган «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсендә бүләкләнәчәк, дип белдерә Ләйсән Илгизәровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев