Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәбәп бер – мичне артык кыздыру

Бәйрәм ялларында район территориясендә мунчалар януның ике очрагы теркәлде. 21еннән 22сенә каршы төндә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Биклән авылыннан хәбәр килә. Биредә мунчаның түбәсе, өйалды, чабыну урыны яна. 

Икенче шалтырату 23 февраль төнендә Калмаш авылыннан алына. Хуҗа ир-ат мунчаны эштән кайткач көндез яга. Юынып чыкканнан соң, кич белән өендә кухняда утырганда мунчадан төтен чыкканын күрә. Мунчасына йөгереп кереп китә. Ул вакытта инде аның эче төтен белән тулган була. Торбаның түшәмнән чыккан җирендә такталарга ут капкан була. Хуҗа кеше югалып кала, янгын сүндерүчеләргә шалтыратыр өчен телефон номерын искә төшерә алмый азаплана. Шул арада мунча шактый зыян алырга өлгерә. 
Ике очракта да янгыннарның мунча мичен артык кыздыру аркасында килеп чыгуы билгеләнә. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге инспекторлары бу җәһәттән райондашларны сак булырга чакыра. Мунча яккач, аны караучысыз калдырмаска, һәрдаим күзәтүдә тотарга куша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев