Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәрвакыт бергә: хезмәттә дә, бәйрәмдә дә!

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәмен Чаллы шәһәрендә елдагыча зурлап билгеләп үттеләр. Халык «Җиңү Паркы» янында митингка жыелды: хезмәт коллективлары, иҗтимагый төркемнәр, студентлар, ветераннар, пенсионерлар. Митингта ул көнне барлыгы 28 меңгә якын кеше катнашты. Шуларның 150дән артыгы – Тукай районы хезмәтчәннәре. Быел алар беренче тапкыр күмәк төстә мондый тантаналы чарада катнаша. 

Хезмәт бәйрәмендә шәһәр халкының авыл хезмәтчәннәре белән бергә атлавы тирән мәгънәгә ия. Тукай районы 500 мең кеше яшәгән автошәһәрне азык-төлек белән төп тәэмин итүче. Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу турыда гади һәм үтемле итеп еш әйтә: «Иртән торгач, кулларыбыз икмәккә үрелә. Машина тәгәрмәчен ашап булмый», – ди ул.
Бәйрәм көнендә дә Тукай районы хезмәтчәннәренең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге роле турында ассызыкладылар. Район башлыгы Фаил Камаев бүген дә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен уттай кызу эш өсте булуын искәртте. Булачак унышка нигез салына. Эшне бүгенге кебек оештырганда, авыл кешесенә игътибар, җиргә сакчыл мөнәсәбәт булганда, икмәкләребез уңар, табыннарыбыз мул булыр. «Мондый чара уздыру – электән килә торган традиция. Шәһәр белән авылның бердәмлеге бик кирәк ул! – дип фикерен уртаклашты район башлыгы. – Халык рәхәтләнеп ял итә, уңай хис-тойгылар ала. Бу традициянең дә дәвамы булачак». 
Халык колоннасы Тынычлык проспекты буйлап Азатлык мәйданына юл тотты. Тукайлылар колоннасы башында – район житәкчеләре. Һәрбер катнашучының кулында төсле шарлар, кечкенә флаглар, чәчәк бәйләмнәре. Азатлык мәйданында бәйрәм тамашалары оештырылды. 
Митингта катнашучыларның да кәефен сораштык: «Бүген студент чаклар искә төште – демонстрацияләрдә ел да катнаша идек. Рәхәтләнеп ял итеп кайта идек. Бүген дә нәкь шулай булды. Без бирегә гаилә белән килдек. Кызларым да бүгенге матур бәйрәмнән бик канәгать калдылар», – диде Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина.
«Тукайлыларның күптәннән мондый митингта катнашканнары юк иде. Элеккеге традицияләрнең кабат кайтуы бик куанычлы. Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә тукайлыларның түрдә булуы да матур күренеш. Без чынлап та хезмәттән тәм табып яшәүче халык!» – дип тәэсирләре белән бүлеште «Тукай районы капиталь төзелеш хезмәте» МУП җитәкчесе Фәнис Сәетгәрәев.

Рәфкать Билданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев