Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Рубин» футбол клубы ике елга Еврокубокларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителде

Моның сәбәбе – клубның узган сезонда финанс fair-play кагыйдәләрен үтәмәве.

Европа футбол ассоциацияләре берлегенең (УЕФА) клубларны финанс ягыннан контрольдә тоту инстанциясе тикшерү палатасы «Рубин» футбол клубын ике елга Еврокубокларда катнашу хокукыннан мәхрүм итте. Бу хакта УЕФАның рәсми порталында хәбәр ителә.

Әлеге эш 2017/2018 еллар сезонында финанс fair-play өлкәсендә дөньякүләм килешү шартлары бозылуга бәйле рәвештә клубларны финанс ягыннан контрольдә тоту буенча баш тикшерүче тарафыннан ачылган.

Финанс fair-play кагыйдәләре нигезендә, клублар бер ел эчендә үзләре эшләгәннән күбрәк күләмдә акча сарыф итмәскә тиеш. 2007-2016 елларда УЕФА президенты вазифасын башкарган Мишель Платини финанс fair-play кагыйдәләренә карата мондый фикер белдергән: «Клублар трансферларга билетлар сату, иганәчелек һәм Еврокубокларда катнашудан кергән табыш күләмендә акча сарыф итәчәк».

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X