Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә автомобильләрне теркәү кагыйдәләрен гадиләштерәләр

Дәүләт Думасында яңа автомобильләрне теркәү кагыйдәләрен үзгәртәчәк закон кабул итәчәкләр.

Дәүләт Думасында озакламый яңа автомобильләрне теркәү кагыйдәләрен үзгәртәчәк закон кабул итәчәкләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Транспорт буенча Дума комитеты “Транспорт чараларына дәүләт теркәве турында” закон проектын икенче укылышта кабул итүне тәкъдим иткән. Проект беренче укылышта 2013 елда ук узган, шуннан соң эшләнеп бетерү стадиясендә булган.

Төзәтмәләрдә рәсми дилерлардан яңа автомобиль сатып алучылар өчен теркәү процессы сизелерлек җиңеләячәк, дип күзаллана. Аерым алганда, яңа машина хуҗаларын машинаны исәпкә алу өчен ЮХИДИга барудан азат итәчәкләр, бу эш белән дилерлар шөгыльләнәчәк.

Реклама

Автосалоннар, үз чиратларында, тикшерү үткәннән соң “махсуслашкан оешма” статусын алачак. Авторизацияләнгән дилерлар үзләре номерларны әзерләп, клиентка барлык документлар комплектын ачкычлар белән бергә тапшырачак. Закон проекты нигезендә әлеге хезмәт түләүле булачак.

Моннан тыш, документ дәүләт теркәү билгесен (символлар куелган металл пластина) һәм дәүләт номеры (хәрефләр һәм саннар җыелмасы) төшенчәсен аерачак. Закон проекты нигезендә билгеләрне австосалонда, ә номерларның үзләрен ЮХИДИда алырга мөмкин булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X