Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар!

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан районда күпсанлы чаралар үтә. Игътибар үзәгендә – хөрмәтле ветераннар. Район башлыгы Фаил Камаев районда яшәүче сугыш ветераннарының һәркайсы белән очрашып, бәйрәм белән шәхсән котлады. Аларга батырлыклары, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен олы рәхмәтен әйтте. 

Бүгенге көндә районда сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган 17 сугыш ветераны һәм элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны яши. Кызганыч, алар инде өлкән яшьтә – араларында авырып урын өстендә ятучылар да бар.
Район җитәкчеләре беренче булып Бәтке авылына килде. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Главнов яши. Ул 1942 елның мартында үзенең яшьтәшләре белән фронтка китә. 843нче артиллерия полкы составында наводчик булып хезмәт итә. Петр Иванович Украина өчен барган сугышларда катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Бәтке җирлегендә ул бердәнбер исән сугыш ветераны. 
– Менә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы да килеп җитте... Шөкер, быел да сезнең белән күрешергә насыйп булды, – дип, кунакларны күз яшьләре белән каршы алды 96 яшьлек ветеран.
Круглое Поле поселогында сугыш ветераннары Вакил Гыйльметдинов, Николай Круглов hәм концлагерь тоткыны Ольга Левицкая гомер итә. Алар да очрашуга шат, үз хис-тойгылары белән бүлештеләр. 
– Мин немец концлагеренда дөньяга килгәнмен. Әниемә яңа туган сабыен hәм җиде яшьлек абыем Николайны саклап калу өчен көрәшергә туры килгән. Ачлык, ялангачлык, авыр эш... Ул ничек түзде микән? Олыгайган саен ныграк уйланам, әниемнең сабырлыгы алдында баш иям, – дип искә ала Ольга Левицкая.
Иске Абдул авылында сугыш ветераны Рәфкать Нуриев яши. Ул III дәрәҗә Дан ордены кавалеры. Кунакларны Рәфкать Тәхәветдинович бәйрәмчә киенеп, хуҗаларча кабул итте. 
– Һәр ел саен безне олылыйсыз... Онытмыйсыз... Безгә карата игътибарыгыз зур, – диде ветеран, сөенечен яшермичә.
Шушы ук авылда тагын бер сугыш ветераны Хәбибулла Рәхмәтуллин гомер итә. Очрашу вакытында ул яшь чакларын еш искә төшереп алды. 19 яшьлек Хәбибуллага 1942 елның апрелендә сугышка чакыру килә. Аны хезмәттәшләре белән Бөгелмә шәһәренә алып китәләр, берничә көннән Мәскәү янында барган сугышка кертәләр. 1942 елның сентябрендә Хәбибулланы һәм тагын 15 солдатны Киров шәһәренә җибәрәләр. Анда ул алты ай полк мәктәбендә укый. Укулар тәмамлангач, яшь солдат өлкән сержант исемен ала. 1942 елда аны Волхов фронтына җибәрәләр. 1943 елның июнь аенда, каты сугышлардан соң, Великайпук шәһәрен фашистлардан азат итәләр. Октябрь аенда өлкән сержантны комбат ярдәмчесе итеп билгелиләр. Украина фронтында Хәбибулла каты яралана.
Сугыштан кайткач ул лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында эшли. Авыл хуҗалыгының яшәешенә ул бүген дә битараф түгел. Район башлыгы белән очрашуда да Хәбибулла абый чәчү барышы турында сораштырды.
Район җитәкчеләре Яңа поселогында яшәүче 98 яшьлек Ульяна Добрынина янына да керде. Ул 1942 елда фронтка киткән, 387нче зенит-артиллерия дивизиясендә хезмәт иткән. Күпне күргән Ульяна Ивановна көн саен изге теләкләр теләп, ил тынычлыгы, дөнья иминлеге өчен дога кыла. Ул гомере буе колхозда эшләгән. Ветеранга хөрмәтен «Гигант» хужалыгы җитәкчесе Риф Имамов та җиткерде, ихтирам йөзеннән ул аңа 5 мең сум акча бүләк итте.
Фаил Камаев ул көнне Яңа Байлар авылында яшәүче Мәхмүтҗан Сабиров янында да булды. Мәхмүтҗан абый да сугыштан кайткач лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләгән.
Район башлыгы, ветераннар белән очрашуын дәвам итеп, 5 май көнне Яңа Мусабайдан Миңнегәрәй Әзһәмов, Мерәстән Биҗан Хәертдинов, Олы Шилнәдән Әбүдәр Садертдинов, Калмаштан Шәүкәт Әхмәтнәҗипов hәм Әмир Шәрифуллин яшәгән йортларда булды.
 Сугыш каһарманнары белән һәр очрашу җылы мохиттә үтте. Фаил Камаев һәрбер ветеранның сәламәтлеге, яшәү шартлары, балалары турында сораштырды. Ул барысын да бәйрәм белән тәбрикләп, республика hәм район бүләкләрен, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырды.
Шушы көннәрдә район башлыгы Калмия авылыннан Миңнемулла Миңнегәрәевны, Кече Шилнәдән Аркадий Жуковны, Бикләннән Шәйхлислам Кәримовны, Мөнирә Бәхтегараеваны hәм Миннәхмәт Гайсинны бәйрәм белән котлаячак.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X