Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт сезгә, игенчеләр!

Районда урып-җыюның кызган чагы. Игенчеләребез көнне төнгә ялгап эшлиләр. Быелгы гадәти булмаган елны мул уңыш алырга хыяллану мөмкин дә түгел кебек, әмма басу-кырларда йөреп, механизаторларның тырыш хезмәтен күргәч, булырга мөмкин дип сокланып, горурланып куясың, уңышның югалтуларсыз җыелып алыначагына тагы бер кат инанасың. Тукай районының урып-җыюда республикабызда алдынгы урында баруы икеләтә куаныч.

Район башлыгы Фаил Камаев кырларга һәрдаим чыгуны күркәм традициягә әйләндергән. Фаил Мисбахович һәр игенченең хәлен белешә, проблемалар турында сорый, ярдәмен тәкъдим итә. Урып-җыю башланганнан бирле районда һәр атна саен алдынгы комбайнчыларны билгелиләр. Район җитәкчесе бу юлы да иң алдынгыларга акчалата бүләкләр тапшырды. 
Иң беренче Бәтке авылы кырларына килдек. Биредә игеннәрнең инде өчтән бере урып-җыелган. Район җитәкчесе бүләкне «Р-Агро» ҖЧҖнең алдынгы комбайнеры Юрий Туктаровка тапшырды. «Утыз биш ел инде урып-җыюда катнашам», – ди игенче. Милләте буенча чуаш. Татарча бик яхшы аңлый, тумышы белән Аксубай районыннан. 
Шәхси эшмәкәр «Вардересян» кырларында бишенче сезонын комбайн штурвалын кулында нык тотучы Таһир Касыймов та алдынгылар рәтендә. Шушы ук хуҗалыктан Сарибек Вардересян да яхшы күрсәткечләре өчен бүләкләнде.
«Кама» агрофирмасы кырлары аеруча матур. Биредә бер генә дә чүп үләнен күрмәссең, башаклар барысы да бер тигез, сокланып карап торасың. Фаил Камаев игенчеләргә изге теләкләрен җиткерде, зур өметләр баглавын әйтте. Бүләк Айдар Халиков, Фәнис Исламов, Марат Шәмсемөхәмәтов һәм Динар Гыйниятуллинга бирелде. 
Тукай районы биләмәләре – республикада иң зурларның берсе. Кырлар, болыннарның бөтенесен дә иңләп бетерү өчен атна буе йөрергә кирәк. Иген кырларына сәяхәтебез дәвам итә. «Ярыш» хуҗалыгы басуларында төшке ашка туктаганнар. Шунда ук Күзкәй авылыннан милли киемнәр кигән кызлар килеп төшә. Игенчеләр өчен күңелле концерт башлана. Фаил Мисбах улы игенчеләр белән аралашып алды, рәхмәтләр әйтеп премияләр тапшырды. Биредә бүләккә дүрт комбайнчы лаек булды. «Башкаларга да калышмаска стимул булсын, – диде район җитәкчесе. – Алдагы атналарда тагын килеп бүләкләр бирербез. «Әнвәр Ногманов, Дәниф Шәмсиев, Айнур Шәйхразиев һәм Илфат Гыймазиев район башлыгы кулыннан бүләкләрне кабул итеп алдылар.
Юлыбыз Сәет авылы кырларына алып китә. «Ирек» җитештерү кооперативы кырларында эш гөрли. Калын-калын теземнәрне күреп таң калабыз. Бу коры елны кайдан килгән мондый уңыш?! Арпа сугалар. Гектарыннан 40 центнер чыга икән. Искитмәле хәл, республикада әле беркайда да болай булганы юк. Гомере буе иген иккән комбайнчы Вафир Сәхәбиев белән сөйләшеп алабыз. «Аллага шөкер, ватылмыйча, җай белән генә эшлибез, арпа уңышының яхшы булуы безне бик сөендерә», – ди ул. Вафир Сәхәбиев район башлыгы премиясенә лаек булучыларның берсе. Ул кыр батыры гына түгел, күп Сабантуйларда көрәшеп тә батыр калган егет. «Ирек»тән тагын ике игенчегә акчалата бүләк тапшырылды. Алар – Ринат Фәрдиев, Рамил Сабирҗановлар.
Чиратта – Сәйдәшев исемендәге хуҗалык. Биредә басулар кырмыска оясын хәтерләтә. Комбайннар, ашлык ташучы тракторлар ашыга. «Бу хуҗалыкта эш шартлары да, яшәү өчен шартлар да башкача, – ди Фаил Мисбахович. – Хезмәт хакы да зурдан, хуҗалык үз акчасына өй салып бирә, комбайнчыларны бушлай тукландыралар. Кыскасы, хезмәт кешесенең кадерен беләләр». Биредә кыр батырлары Ринат Габдуллинга, Айназ Габдуллинга, Рәмзил Сәгыйдуллинга һәм Михаил Беспаловка бүләкләр бирелде. 
Район басуларындагы гөрелте, бүген хезмәт җыры булып ишетелә сыман. Игенчеләрнең кытыршы кулларын кысканда район җитәкчесе һәрберсенә рәхмәтен әйтә. «Кама-Бекон» ҖЧҖ комбайнчылары Александр Колпаков, Илфат Сәйфетдинов, Евгений Горшков, Илгиз Шиһабетдиновлар да бүләк белән бергә мактау сүзләре дә ишеттеләр. Шулай ук акчалата премия районның алдынгы хуҗалыкларының берсе «Гигант» ҖЧҖ  механизаторлары Илгиз Шәйдуллинга һәм Рамил Шәйхетдиновка бирелде.
Кырларда  бер минутка да эш тынып тормый. Бары бер ара туктап район җитәкчесенең теләкләрен, рәхмәтләрен, бүләкләрен алгач янә эшкә тотыналар. Араларында яшь комбайнчыларның шактый булуы сөендерә. Димәк игенче эшен дәвам итүчеләр бар, Аллага шөкер, дип куясың. 
Район җитәкчесенең шулай игенчеләрне хезмәткә дәртләндереп йөрүе бик кирәкле гамәл. Акчалата бүләге дә мөһим, ә иң әһәмиятлесе – хезмәт кешесен хөрмәтләү, аның эшенә бәя бирү.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев