Ипигә бәя күтәрелә, диләр
Икмәк җитештерүчеләр ипигә бәя артачак дип кисәтә. Август аенда ул якынча 7-12 процентка күтәреләчәк, ди. Моны алар чималга, төрү материалына һәм транспорт хезмәтенә бәя арту белән бәйләп аңлата. «Без генә читтә кала алмыйбыз, чөнки барыбыз бергә бәйле. Икмәк пешерү өчен он гына кирәкми бит», – диләр икмәк пешерүчеләр. Россиянең ипи пешерүчеләр берлеге президенты Алексей Лялин «Коммерсантъ»ка сөйләгәнчә, икмәк җитештерү өчен кирәк булган бөтен чималга да бәя кыйммәтләнгән. Маргарин – 38 процентка, төрү материалы – 26, шикәр 9 процентка кадәр арткан. Үзкыйммәте артуга шушы тармакта эшләүчеләр җитмәү дә йогынты ясый ди.