Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Артык эшләү файдага түгел

Эш эзләү буенча Россиядә иң эре булган hh.ru онлайн-платформасы һәм «Росгосстрах жизнь» иминият компаниясе Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында сораштыру үткәргән. Анда «Артык эшләү аркасында нинди проблемалар белән очрашасыз?» дигән сорау бирелгән. 

Татарстанлыларның 70 проценты үзләренең бик еш кына артыгын эшләүләрен әйткән. Шуңа өстәп, һәр өченче очракта бу хәл атнага бер мәртәбә кабатлана икән. Һәр икенче сораштыручы артык эшләгән өчен беркайчан да түләмиләр дип җавап биргән. 
Артык сәгатьләр эшләүче татарстанлыларның 57 проценты бу хәлнең сәламәтлекләренә зыян салуын билгеләп үткән. Иң киң таралган проблема – арка, бил авырту. Респондентларның 37 проценты шулай дип әйткән.  Компьютер артында утырудан күз күрүе начарлануын сорашуда катнашучыларның өчтән бере белдергән. 29 процент кешенең артык эшләү нәтиҗәсендә баш авыртулары көчәйгән, 20 проценты артык гәүдә авырлыгы җыйган. 8 процент кеше эш урынының уңайсыз булуы аркасында икенче ияк чыкты дип белдергән. 
Моннан тыш, сорашуда катнашучыларның 13 процентында «һөнәри» чирләр көчәйгән, 9 процентында варикоз барлыкка килгән, 10 проценты гипертония белән очрашкан, 6 проценты артык эшләүдән бик нык ябыккан. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X