Реклама
Яңалыклар
Егылып төшүче баланы тотып калган
Новокузнецк шәһәрендә 64 яшьлек хатын-кыз күпфатирлы йортның икенче катыннан егылып төшүче баланы кулына тотып калган. Әлеге хатын-кызның кибеттән кайтып баруы булган. Ул пакетларын ташлап, сабыйны коткарырга йөгергән. Яшь ярымлык баланы ул әти-әниләренә тапшырган да китеп барган. Балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар ачыклаганча, баланың әти-әнисе бу вакытта йорт эшләре белән мәшгуль булган. Медиклар баланың тәнендә бәрелү урыннарын гына тапканнар.
Соңыннан полицейскийлар мәгълүмат чаралары аша баланы фаҗигадән саклап калган хатын-кызны эзли башлаганнар. Коткаручы, шулай итеп, полиция бүлегенә үзе килгән. Шәһәрнең Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге һәм иҗтимагый совет әгъзалары хатын-кызга рәхмәт белдерәчәк, дип яза www.tatpressa.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев