Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ипигә бәя күтәрелә, диләр

Икмәк җитештерүчеләр ипигә бәя артачак дип кисәтә. Август аенда ул якынча 7-12 процентка күтәреләчәк, ди. Моны алар чималга, төрү материалына һәм транспорт хезмәтенә бәя арту белән бәйләп аңлата. «Без генә читтә кала алмыйбыз, чөнки барыбыз бергә бәйле. Икмәк пешерү өчен он гына кирәкми бит», – диләр икмәк пешерүчеләр. Россиянең ипи пешерүчеләр берлеге президенты Алексей Лялин «Коммерсантъ»ка сөйләгәнчә, икмәк җитештерү өчен кирәк булган бөтен чималга да бәя кыйммәтләнгән. Маргарин – 38 процентка, төрү материалы – 26, шикәр 9 процентка кадәр арткан. Үзкыйммәте артуга шушы тармакта эшләүчеләр җитмәү дә йогынты ясый ди.  

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы исә бәяләр сизелерлек артмас дип вәгъдә итә. Бердән, дәүләт җитештерүчеләргә субсидия бирә. Аннары чималга бәя киресенчә төшә икән. Таможня пошлинасы кертелгәннән соң, өченче һәм дүртенче класслы бодайга бәя 7,2 һәм 5,9 процентка кимегән. 
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән хатта да «Урып-җыю башында ашлыкка бәя 6-8 процентка кимү тенденциясе күзәтелә. Бөтен төбәкләр дә бөртеклеләрне барысы бергә җыюга керешкәч, 10-15 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлыйбыз», – диелгән. Ведомстводагылар ипигә бәяләр артмаячак дигән фикердә. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X