Республикада бөртекле культураларны җыеп бетергән районнар билгеле
Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар 90 процент мәйданда суктырылган.
Бөртекле культураларны (кукуруздан кала) җыеп бетергән районнар арасында: Нурлат, Зәй, Чүпрәле, Спас, Азнакай, Әтнә, Аксубай, Сарман, Тәтеш районнары. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1328,6 мең гектар мәйданда суктырылган. Бу 90 процентны тәшкил итә.
Татарстанда 3463,8 мең тонна ашлык җыелган. Республика буенча уртача уңыш - 26,1 ц/га.
Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 100 мең тоннадан артык ашлык Сарман, Тәтеш, Актаныш, Арча, Зәй, Буа, Минзәлә, Чистай, Алексеевск, Азнакай, Тукай, Мөслим, Нурлат районнарында суктырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев