Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Репрессия корбаннарының кызлары белән очраштык

Калмия авылында репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында «Гаепсездән гаеплеләр» дип аталган чара үтте. Әлбәттә, репрессия корбаннары үзләре күптән арабызда юк инде. Ләкин аларның балалары белән аралашу мөмкинлеге бар. Без укучылар, китапханәче, социаль хезмәт күрсәтүчеләр белән әнә шул балалар, бүген инде өлкән яшьтәге апалар яшәгән өйләргә барып, хәлләрен белештек. Авылыбызда алар икәү генә инде хәзер.

Илдә барган 37нче ел вакыйгалары, каһәрле сәясәт безнең авылны да әйләнеп узмаган. Тырышлык белән дөнья көткән, аз гына хәлле тормышлы агайларны, нахак бәлаләр тагып, авылдан сөргәннәр, балаларына «халык дошманы» тамгасы куйганнар.
Сажидә апа Асылмәрдәнова бу мәхшәрне туганнары сөйләве буенча гына белә. Әтисе Хәсәнне «яшел отряд» алып киткәндә аңа бер яшь кенә була. Киенергә дә бирмәгәннәр, аннан әнисен алып киткәннәр. Бер ел да өч айдан соң чыгарганнар.
Хатимә апа Мәүлиева да үзенең әтисе турында бик аз белә. Шулай да, әнисенең әйтүе буенча, әтисен 1937 елның 5 ноябрь көнендә кулаклыкта гаепләп алып китәләр. Әнисен балалары белән бер нәрсәсез калдырып мунчага куып чыгаралар. Әнисенең кулында яңа туган имчәк баласы була. Икенче көнне әнисе баласын яхшылап юып, кәфенлеккә төреп китә, мин кайтканчы балакаем барыбер үләр инде дип уйлый. Ләкин икенче үк көнне бер хәбәрсез кире әйләнеп кайта. Мулләхмәт Гыйлажетдиновны 11 ноябрьдә Минзәлә төрмәсендә атып үтерәләр.
Узган гасырда калган репрессияләр шаукымы – ул ил тарихы. Ә тарихны без белергә тиеш. Шуңа күрә һәр ел саен ил тарихына кагылган вакыйгаларны искә алырга, чаралар үткәрергә тырышабыз, дип яза редакциягә Калмия авылы китапханәсе мөдире Энҗе Галиәхмәтова. 

Фото Энҗе Галиәхмәтова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев