Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның участок вәкаләтлеләре өчен тавыш бирик!

«Халык участок вәкаләтлесе» дигән бөтенроссия конкурсы быел Россиядә сигезенче мәртәбә үткәрелә. Иң яхшы участковыйны Интернет аша сайлыйбыз. 

11 сентябрьдән 20сенә кадәр конкурсның беренче этабы бара. Сайлап алу турында илнең барлык төбәкләреннән шәһәрләрдән һәм районнардан полициянең участок вәкаләтлеләре катнаша. Беренче этапка районнан җиде хезмәткәр кертелде. Алар арасында иң күп тавыш җыючы 7-10 октябрьдә район данын республика этабында яклаячак. Өченче этап – бәйгенең федераль дәрәҗәдәге өлеше 1-10 ноябрьгә планлаштырыла. Финал турына һәр регионнан берәр катнашучы гына кертелә. Иң яхшы халык вәкаләтлесен игълан итү һәм бүләкләү участковыйларның һөнәри бәйрәмнәре көненә – 17 ноябрьгә билгеләнгән. 
Беренче һәм икенче этапларда тавыш бирү ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Интернет-сайтында (16.мвд.рф) үткәрелә. Участок вәкаләтлеләре исемлегендә үзегез теләгәнен сайлагыз һәм «тавыш бирергә» («голосовать») дигән кнопкага басыгыз.

Районнан конкурсның беренче этабында катнашучылар

  • Айрат Шаябтдинов – Сәмәкәй, Иске Абдул, Шилнәбаш авыл җирлекләре
  • Илнур Сәлмәнов – Кнәз авыл җирлеге
  • Айрат Мөхәмәтшин – Әҗмәкәй, Калмаш авыл җирлекләре
  • Нур Габдуллин – Кече Шилнә авыл җирлеге
  • Илдар Вәгыйзов – Новотроицкое, Комсомолец авыл җирлекләре
  • Рамис Ишмакаев – Мусабай Завод, Иске Дөреш, Борды, Түбән Суыксу авыл җирлекләре 
  • Альмир Василов – Калмия, Күзкәй, Боерган авыл җирлекләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев