Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга Экзам Гобәйдуллин килде

Тукай районына эш сәфәре белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев белән берлектә алар Круглое Поледа төзелүче бассейнны, Биклән җирлегендәге Миңнехуҗин крестьян-фермерлык хуҗалыгын, Иске Җирекле авылында төзелүче балалар бакчасын, Бордыбаштагы Закиров крестьян-фермер хуҗалыгын, Мусабай Заводтагы авыл башкарма комитеты бинасын карадылар. Иске Дөреш авылында төзелүче балалар лагеренда, Теләнче Тамактагы терлекчелек продукциясен эшкәртү комплексында һәм «Феникс» җәмгыятендә булдылар. Моннан тыш, «Кама» агрофирмасының көзге бодай басуларындагы эш барышы белән таныштылар.
Төштән соң Экзам Гобәйдуллин район хакимияте бинасында авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Әлеге очрашуда «ТР муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисенә авыл җирлекләре башлыклары үзләренең сорауларын бирде. Тулаем алганда, очрашу бик җылы мохиттә үтте, турыдан-туры сөйләшү вакытында көн кадагында торган мәсьәләләр каралды, җирлек башлыклары республика дәрәҗәсендәге җитәкчегә үзләрен борчыган сорауларны җиткерде. Очрашудан тулы язманы газетабызның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экзам Гобәйдуллин