Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда – республикакүләм семинар

Тукай районында авыл халкының эшлеклелек сыйфатларын күтәрү буенча республика семинары узды.

Анда Кама төбәгенең сигез районы һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Кунаклар «Миңнехуҗин», «Миңнеханов» КФХ эшчәнлекләре белән таныштылар. Заманча технологияләр кулланучы фермерларның эшчәнлеген республика дәрәҗәсендә үрнәк итеп куярлык. Семинарның пленар өлешендә «ТР муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин җирле үзидарә үсешенә, хәл итәсе мәсьәләләргә һәм  перспективаларга тукталды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үз чыгышында авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү алымнарына тукталды. Кече фермалар төзүгә субсидия алуда актив катнашучы Тукай районы тәҗрибәсен билгеләп үтте. Әлеге зур чара турында тулырак язманы киләсе санда укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев