Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район ветераннарын Татарстан президенты котлады

Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул сугыш ветераннарын һәм килгән мөхтәрәм кунакларны Җиңү бәйрәме белән котлады.

Тантанага Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм башка рәсми затлар килде.
Чарага республиканың барлык районнарыннан 190нан артык сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне чакырылган иде. Тантанада тукайлылар да катнашты. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә тыл хезмәткәрләре – Биклән авылыннан Миңнегаян Юнысова, Яңа Бүләктән Кифая Әхмәдҗанова, Байбүләктән Әскәр Хәбибуллин; хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар – Иске Абдулдан Илдус Насыйров hәм Нәкыйп Хафизов катнашты. Аларны Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиев hәм район социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Ахунова озата барды.
Тукай районы делегациясе республика күләмендәге бәйрәмгә чакырганнары һәм игътибары өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерә.

Фото социаль яклау бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев