Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгына рәхмәт белдерелде

Узган җомга көнне районда татар язучылары белән зур очрашу узды. Шушы уңайдан ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевтан Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменә Хөкүмәт телеграммасы килде.

«Сезгә Тукай районында әдәбият-сәнгать әһелләре катнашында «Әдәбият көннәре» кебек эчтәлекле чараны оештыруыгыз өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Мөгаллимнәр, укучылар, халык белән очрашулар бик нәтиҗәле узды. Туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклау һәм үстерү турында тирән мәгънәле, бай эчтәлекле фикер алышулар булды. Райондагы яңалыкларны күреп хозурландык. Сезгә һәм Тукай районы халкына яңадан-яңа уңышлар телим», – диелгән Разил Исмәгыйлевич юллаган телеграммада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев