Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!

Әлһәмдүлилләһ! Шатлыклы көнгә – Ураза гаетенә дә җиттек. Ураза бәйрәмнәре мөбарәк булсын!
Бер яктан Рамазан гаете – шатлыклы бәйрәм көне дә, икенче яктан – ямансу да, чөнки ихлас күңелдән изге гамәлләр кылып, тәкъвалыкта уздырган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Ураза ае мөселманнарны тәрбияли торган ай. Суны, ризыкны гына калдырмадык, ә бәлки начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән тыелып тордык. Күзләребез күбрәк Коръән аятьләрен укыды, телләребез зикерләр кабатлады, кулларыбыз изге гамәлләр кылды, уй-фикерләребез яхшылыкта гына булды. Ләкин, Рамазан ае бетте диеп, бу изге гамәлләрне калдырырга кирәк дигән сүз түгел. Киресенчә, икенче Рамазан аена кадәр тагын да күбрәк саваплар эшләргә тырышырга кирәк. 
Ураза бәйрәме һәркемгә сабырлык, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!
Тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде!
Аллаһы Тәгалә безгә киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алып, уразаларны тотарга насыйп итсә иде!

Реклама

Хөрмәт һәм изге догалар белән район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X