Тукай районы үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре «Ир-ат сәламәтлеге формуласы» темасына компьютер дизайны плакатларының республика смотр-бәйгесенең сайлап алу турында катнаштылар.
Профессиональ бәйгенең төп максаты — ир-атларның репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен вакытында узуының мөһимлеге турында аңлату һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, ЛОР-кабинет шәфкать туташы Регина Закирова «Ир-ат сәламәтлеге: синең ныклы фундаментың» плакаты белән беренче урынны яулады. Икенче урынга Ләйсән Галиуллина һәм Аделина Савенко, ә өченче урынга Екатерина Сошина һәм Нәзилә Шәрифуллина иҗат иткән эшләр лаек дип табылды.
Хастаханә хезмәткәрләренең иң яхшы дизайн-проектлары бәйгедә катнашуны дәвам итү өчен Казанга, Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәгенә юлланды, дип хәбәр итәләр район үзәк хастаханәсеннән.
Нет комментариев