Руслан Галиев гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тыңлады
Руслан Галиев гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тыңлады: мөрәҗәгать иткән 5 кешенең икесе язма рәвештә рәсмиләштерелгән — торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына һәм эт хуҗасына. Калганнарга телдән аңлатмалар бирелде.
Шулай ук тикшерүләр барышында хокук бозулар ачыкланды:
- Дәүләт символларын дөрес файдаланмау
- Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән тиешенчә эшләмәү
- Балалар мәйданчыкларын, мәктәп, балалар бакчасын һәм мәдәният йортын карап тоту проблемалары һәм башкалар
Җирлек башлыгы һәм район башкарма комитеты адресына тәкъдимнәр кертелде, хокук бозуларны бетерү өчен срок бирелде.
Нет комментариев