Пенсионерларның керемнәрен арттыруны Россия Президенты Хөкүмәтнең төп бурычы дип атады.
Пенсионерларның керемнәрен арттыру – Россия Хөкүмәте өчен пенсия яшен озынайтуга караганда мөһимрәк бурыч. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” барышында белдерде.
Пенсия яшен арттыру турында сорауны Владимир Путинга Курск шәһәреннән Алексей Гончаров бирде.
Путин әйткәнчә, СССР вакытында эшләүче пенсионерларга пенсия түләмәгәннәр, ләкин хәзер бу мәсьәләне кабат карарга кирәк. Ул эшләүче пенсионерлар аз түләнә торган эшләрдә мәшгуль диде.
Нет комментариев