Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Пушкин укулары» иҗади бәйгесендә күзкәйлеләр сынатмады

Күзкәй урта мәктәбе укучылары дәрестән тыш уздырылган чараларда, бәйгеләрдә бик теләп һәм актив катнашалар. Алар катнашкан чараларның берсе - Бөтенроссия ачык (республикакүләм) «Пушкин укулары» иҗади бәйгесе булды. Бәйгегә укучылар һәм аларның укытучылары - түгәрәк җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Майя Паллыева бик зур әзерлек эшләре алып бардылар. Майя Рашидовна...

Күзкәй урта мәктәбе укучылары дәрестән тыш уздырылган чараларда, бәйгеләрдә бик теләп һәм актив катнашалар. Алар катнашкан чараларның берсе - Бөтенроссия ачык (республикакүләм) «Пушкин укулары» иҗади бәйгесе булды. Бәйгегә укучылар һәм аларның укытучылары - түгәрәк җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Майя Паллыева бик зур әзерлек эшләре алып бардылар. Майя Рашидовна һәр баланың холык-фигылен һәм башкара алу сәләтен исәпкә алып рольләргә бүлгән. Алар бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның «У самого синего моря» әкиятен сәхнәләштерделәр. Рольләрне башкарган VI сыйныф укучылары үзләренең чын артистлар булуларын күрсәттеләр. Шунлыктан чыгышлары югары бәяләнде. Алар «Сәхнә сәнгате» номинациясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Шул ук вакытта бәйгедә Булат Гайнетдинов «Әдәби уку» һәм Эльвина Мулләхмәтова «Фәнни-эзләнү эше» номинациясендә дипломга ия булдылар.

Майя Рашидовнага һәм ул белем-тәрбия биргән укучыларның киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.

Эльмира Кашапова,
Күзкәй мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев