Район территориясендә урнашкан бакча йортларының мунчаларында соңгы вакытта янгыннар еш чыга. Сәбәпләре, нигездә, мичләрнең, төтен юлларының, электр үткәргечләрнең төзек булмавында. Соңгы ике янгын узган ялларда «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә теркәлде. 7сеннән 8 майга каршы төндә бер дача хуҗалыгының мунчасында чыккан янгын күршедәге мунчага үрли. Нәтиҗәдә ике бина да янып бетә. 8...
Район территориясендә урнашкан бакча йортларының мунчаларында соңгы вакытта янгыннар еш чыга. Сәбәпләре, нигездә, мичләрнең, төтен юлларының, электр үткәргечләрнең төзек булмавында. Соңгы ике янгын узган ялларда «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә теркәлде. 7сеннән 8 майга каршы төндә бер дача хуҗалыгының мунчасында чыккан янгын күршедәге мунчага үрли. Нәтиҗәдә ике бина да янып бетә. 8 майдан 9ына каршы төндә исә мунча белән бергә бакча йорты да яна. Алар икесе бер түбә астына төзелгән була. Хуҗаларның үзләренә зыян килмәсә дә, йортны һәм мунчаларны аларга яңадан төзергә туры киләчәк.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев