Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре автомобилен яндырган өчен ирегеннән мәхрүм ителәчәк

57 яшьлек ирне РФ Җинаять Кодексының ике маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

Татарстан кешесен тикшерүче һәм полиция хезмәткәренең автомобиленә ут төрткән өчен өч елга рәшәткә артына озатачаклар. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Проркуроры ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.

  • 9 майга каршы төндә Ютазы районында яшәүче 57 яшьлек ир берьюлы ике полиция хезмәткәренең автомобиленә ут төрткән.

Беренче булып, ТР буенча Тикшерү комитетының район тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесенең “Лифан” җиңел машинасы зыян күрә. “Ут төртүче” машинаның тәгәрмәченә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә.

Соңыннан ул, җирле полиция бүлегенең өлкән оператив вәкаләтле хезмәткәренең “Лада” автомобиленә зыян салган. "Ут төртүче" янгын урынын караган тикшерүчегә начар сүзләр әйтеп аны мыскыллый.

Җинаятьче салган матди зыян якынча 150 меңне тәшкил итә.

Ир-атны кулга алганнар. Ул үз гаебен тулысынча таныган һәм каза күрүчеләргә матди зыянны түләгән.

Суд “ут төртүчене” берьюлы ике маддә буенча гаепли дип тапкан – “Ут төртү юлы белән шактый зур зыян салуга китереп, чит милекне юкка чыгару һәм зыян салу” һәм “Хезмәт вазифларын башкарган вакытта хакимият вәкилен халык алдында кимсетү”. Алдагы өч елын ир-ат колония-поселениедә уздырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев