Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Плотина хуҗалыкка файдалы булачак

Мәләкәс авыл җирлегендә яңа плотина төзеделәр. Авыл хуҗалыгы өчен мөһим булган гидротехник корылманы район җитәкчеләренә дә күрсәттеләр.

Буага су кудыру станциясе урнаштырылган, ул яшелчәләргә сибү өчен кулланылачак. Экология ягыннан файдасы шунда – ул туфракны ашалудан саклаячак. Шулай ук буаның социаль функциясе дә бар. Ул авылга ямь-төзеклек өсти, күпере дә бар. Буага илтүче 1 километр арага һәм күпер өстенә вак таш түшәлгән. Проект гыйнвар аенда эшләнде. Заказ бирүче – «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы житәкчесе Минталип Миңнеханов. Плотинаны «Татмелиорация» җәмгыятенең Тукай районы филиалы төзегән. Ул 10 миллион сумга төшкән.

Фото Ренат Хәсәнов тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев