Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пицца пешердек

Менә язгы каникуллар да тәмамланды. Алар укучыларга уку елының соңгы чиреген уңышлы тәмамлар өчен көч һәм энергия бирде. Безнең балалар, Новотроицкое мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары, һәр каникулны көтеп алалар. Укудан ял итү өчен генә түгел, ә яңа төр шөгыльләр табар, яңалыклар белер өчен дә. Чөнки каникуллар вакытында безнең мәктәптә һәрчак төрле кызыклы чаралар үткәрелә. 

Мәсәлән, көзге каникуллар балаларга Яр Чаллы шәһәре буйлап экскурсия һәм «Шәһәр тарихы» музеенда булу белән истә калган иде. Балалар анда КамАЗ заводы һәм аны төзегән кешеләр белән таныштылар. Безнең төбәктә яшәгән халыкның көнкүреше, әйләнә-тирә мохите, тереклек дөньясы һәм шәһәрнең барлыкка килү тарихы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. 
Кышкы каникулларда балалар скалодромга бардылар. Үзләрен кыяга менүче ролендә сынап карадылар. Шулай ук үзләрен чыдамлыкка тикшерделәр, рәхәтләнеп көлделәр, ял иттеләр, бик күп уңай тәэсирләр алдылар. 
Ә язгы каникуллар пицца ясау буенча мастер-класс уздыру белән истә калды. Пицца әзерләү – гади эш түгел. Шуның өстенә, бер-берең белән инглиз телендә аңлашырга кирәк! Бу балалар өчен гадәти булмаган тәҗрибә булды. Балаларның өйгә нинди бәхетле булып кайтканнарын белсәгез! Әле буш кул белән дә түгел – үзләре әзерләгән пицца белән.
7нче сыйныф җитәкчесе Лилия Юнысова каникул чорында гына түгел, ә бөтен уку елы дәвамында балаларга актив һәм кызыклы ял оештыру өчен күп эшләр башкара. Безнең балалар хәзер җәйге каникулларны зарыгып көтәләр. Чөнки, һичшиксез, Лилия Камилевна алар өчен нинди дә булса кызыклы чара уйлап табачак.

Лариса Гафурова.
Новотроицкое авылы.

Фото Лилия Юнысова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев