Пицца пешердек
Менә язгы каникуллар да тәмамланды. Алар укучыларга уку елының соңгы чиреген уңышлы тәмамлар өчен көч һәм энергия бирде. Безнең балалар, Новотроицкое мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары, һәр каникулны көтеп алалар. Укудан ял итү өчен генә түгел, ә яңа төр шөгыльләр табар, яңалыклар белер өчен дә. Чөнки каникуллар вакытында безнең мәктәптә һәрчак төрле кызыклы чаралар үткәрелә.