Башкарылган эшләр күп, проблемалар да җитәрлек
«Надежда» идарә компаниясе 49 күпфатирлы йортка коммуналь хезмәт күрсәтә. Бу 35 мең квадрат метр торак мәйдан дигән сүз. Бүген предприятие җәйге сезонга әзерләнә. Бу, нигездә, йортларны һәм йорт яннарын төзекләндерү эшләре. Алар хакында без идарәче компания җитәкчесе Рида Мараджабова белән әңгәмә кордык.
– Рида Бикмөхәммәтовна, «Надежда» идарә итү компаниясе торак-коммуналь хезмәт күрсәтү базарында кайчаннан эшли? Үз эшен кайчан башлап җибәрде? Бүген идарәче компания кайсы җирлекләрдәге күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтә?
– Идарә итү компаниясе 2013 елда 12 торак-милекчеләр ширкәте кушылу юлы белән барлыкка килде. Кечкенә торак-милекчеләр ширкәтләре үз ихтыяҗларын аклый алмадылар. Иң мөһиме – капиталь ремонт программасында да катнашырга мөмкинлек юк иде. Әлеге кушылу, беренчедән, финанс хәлен төзәтеп, халыкка хезмәт күрсәтүне яхшыртыр өчен эшләнде. Бүген безнең компания Новотроицкое, Суровка, Комсомолец поселокларында һәм Мусабай Завод, Борды, Теләнче Тамак, Иске Дөреш, Яңа Бүләк, Түбән Суыксу, Югары Суыксу, Куады авылларында күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтә.
– Бүген торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә таләпләр зурдан. Анда яшәүчеләр алдында сез нинди хезмәтләр буенча жавап тотасыз?
– Безнең компаниянең төп бурычы – күпфатирлы йортларның гомуми милкен саклап тоту. Фатир хуҗалары белән килешү нигезендә идарәче компания капиталь ремонт эшләре барышын контрольдә тота. Йорт алды территорияләрен төзекләндерү һәм җыештыру да безнең бурыч. Авария очракларын бетерү һәм аларны барлыкка китермәү өчен профилактика эшләре дә алып барабыз. Торакны җылылык сезонына әзерләү, йорт подъездының санитар торышын, өй коммуникацияләренең яхшы эшләвен тәэмин итәбез. Подъездлар ремонтлау, түбәләрне ямау кебек агымдагы ремонтны гамәлгә ашырабыз. Шулай ук күпкатлы йортлар территорияләрендәге балалар мәйданчыкларының торышы өчен дә җавап бирәбез. Бүген безнең идарә компаниясендә 20 кеше эшли.
– Белгәнебезчә, авыл җирлекләрендәге күпкатлы йортлар яңа түгел, алар җитди карап тотуга мохтаҗ. Сез хезмәт күрсәткән йортларда дәүләткүләм капиталь ремонт программасына керү мөмкинлеге ничек?
– Идарә компаниясе оешканнан бирле 9 йортта капиталь ремонт ясалды. Аларда канализация челтәрләре алыштырылды, фасадлар яңартылды һәм, иң мөһиме, түбәләр төзекләндерелде. Әлеге эшләрдән халык канәгать калды. Ел саен 2шәр йорт капиталь ремонт программасына керә. Әйтик, 2018 елда Түбән Суыксу авылының Новая урамында урнашкан йорт һәм Комсомолец поселогының Лесная урамындагы йорт төзекләндерелде. Быел чиратта – Комсомолец поселогының Кояшлы һәм Лесная урамнарындагы ике йорт. Ремонт барышында түбә ябу эшләре планлаштырылган, стеналар җылытылачак. Бер йортка 4 миллион сумга якын акча каралган. Бер түбәне алмаштыру 1,5 миллион сумга төшә. Ремонт эшләренә керештек инде.
– Идарә итү компаниясенә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?
– Иң «сакаллы» проблема – торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар. Бүгенге көнгә йортларда яшәүчеләрнең 2 миллион 800 мең сум бурычы бар. Түләмәүчеләрнең иң күбе Комсомолец, Иске Дөреш, Мусабай Завод җирлекләрендә яши. Комсомолец поселогында гына халыкның бурычы 1 миллион 200 мең сумнан артык. Иске Дөрештә ике йортка 522 мең сум бурыч җыелган. Мусабай Заводта бер йортта яшәүчеләрнең 350 мең сум бурычы бар.
– Алар белән ничек көрәшәсез? Мондый башбаштаклар бүтәннәр өстендә яши булып чыга бит?
– Аларга РФ Торак кодексы турында һәрдаим искәртеп торабыз, аңлату эшләре алып барабыз, оялтабыз. Норматив документлар белән таныштырабыз, хезмәтләр өчен түләүне исәпләү методикасын аңлатабыз. Аеруча күп бурычлыларның йортларына рейдлар оештырырга да туры килә. Кызганычка каршы, бурычлыларга йогынты ясауның иң нәтиҗәле чарасы – судка бирү. Быел без 11 кешене судка бирдек. Район судында 5 һәм җәмәгать судында 6 эш карала. 30 кешегә бурычлар турында кисәтү җибәрелгән.
– Җыелган бурычлар нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерә?
– Иң беренче чиратта, җылылык, энергия, су ресурслары белән тәэмин итүче оешмаларга, ТР капиталь ремонт фонды алдында бурычлар барлыкка килә. Акча вакытында кермәгәч, аларга да сыйфатлы хезмәт күрсәтү ансат түгел. Бурычлар арткан саен компаниядә эшләүчеләргә дә хезмәт хакы түләү кыенлаша. Халык шуны аңласын иде, бурычлар кимрәк булган саен, төзекләндерү буенча башкарылган эшләр күләме дә күбрәк булыр иде.
– Рида Бикмөхәммәтовна, күпкатлы йортлар территориясендә законсыз корылмалар төзү проблемасы да бар бит. Авыл, поселоклардагы эстетик күренешләрне саклау да сезнең өстә.
– Әйтик, күпфатирлы йортлар территориясендә, гадәттә, үзбелдекләре белән сарайлар һәм мунчалар төзергә яраталар. Без исә әлеге корылмаларны сүттереп, йорт алды территорияләрен тәртипкә китерү, яшелләндерү эшләре алып барырга тиеш. Әлеге юнәлештә Борды һәм Мусабай Завод авылларында эшләдек. Авыл җирлеге башлыгы һәм «Меридиан» җир бюросы белән берлектә күпфатирлы йорт планнары, ызанлау проектлары каралды. Якын арада корылмаларның хуҗалары белән очрашу узачак. Анда законсыз корылмаларның язмышы хәл ителәчәк. Минемчә, күпфатирлы йортлар территориясендә кешеләргә уңайлы мохит тудырылырга – балалар мәйданчыклары куелырга тиеш. Югары Суыксу, Түбән Суыксу, Куадыдан кала, калган йортлар тирәсендә без аларны булдырдык инде.
– Җәйге чорга төзекләндерү буенча нинди планнарыгыз бар?
– Беренче чиратта, балалар мәйданчыкларын карап тоту. Хәзер районда чистарту, яшелләндерү икеайлыгы башланды. Без аннан читтә кала алмыйбыз. Авыл җирлеге башлыклары белән үсентеләр утырту өчен урыннар билгеләрбез. Бу мөһим эштә дә күпкатлы йортларда яшәүче милекчеләр читтә калмаслар дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев