Яңалыклар

Иң оста мәсәл укучылар

Мәсәлләр уку фестиваль-бәйгесендә катнашкан 20 баланың 8е Иштирәктә гала-концертта чыгыш ясады.

Җиңүчеләр 7-12 һәм 13-17 яшьлекләр арасында билгеләнде. Беренче яшь төркеме буенча иң яхшылар дип Иске Җирекледән Зөлфия Исрафилова һәм Мусабай Заводтан Илһам Зарипов табылды. 13-17 яшьлекләр арасында беренчелекне Бикләннән Софья Верхотурцева алды. Мәләкәстән Порфирий Карамзин һәм Айгөл Шәрәфиева икенче урында. Мәсәлне иң оста итеп сәхнәгә куючы дип Иштирәкнең «Тамчы» театр коллективы билгеләнде.


Нет комментариев