Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкән яшьтәгеләр аны ешрак ашасын!

Аңардагы файдалы матдәләрне бер генә җиләк-җимеш тә алыштыра алмый.

Күп кенә галимнәр, бигрәк тә өлкәннәр өчен, гранатның файдалы булуын раслый. Алар бу җимешнең инсультка каршы бик яхшы профилактика чарасы булуын һәм, бу авырудан соң, организмны тергезүгә ярдәм итүен исбатлаган.

Гранат  куллану катарактаны, деменцияне һәм баш миенең башка авыруларын профилактикалауга ярдәм итә. Аның файдасы булсын өчен атнага бер тапкыр булса да ашарга кирәк.

Гранат согы эчкән кешеләрдә инсульт очраклары сирәк була. Ул кан басымын төшерә һәм кан әйләнешен яхшырта. Тик ул тешнең эмаленә зыян салырга мөмкин, шуңа күрә аны эчкәннән соң авызны чайкатырга кирәк.

Гранат — куәтле табигый антиоксидант. Шулай ук ашкайнату процессын нормальләштерүгә ярдәм итә, ялкынсынуга каршы яхшы чара да ул.
Ашказаны җәрәхәте һәм гастрит авыруы көчәйгән вакытта гранат ашарга ярамый.
 

 

Фото: avatars.mds.yandex.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев