Олимпиада призеры
Тукай районының Мәләкәс мәктәбе укучысы Хаҗиев Равил геология буенча олимпиаданың төбәк этабы призеры булды.
Әлеге олимпиада 17-20 февральдә башкалабыз Казанның «Дуслык» республика сәләтле балалар үзәгендә ике турда узды. Анда 32 муниципаль районнан 140 укучы катнашты. Беренче турда балалар теоретик биремнәрне чиштеләр. Икенче турда палеонтология һәм минералогия өлкәсендә иң белемлеләр ачыкланды. Равилнең укытучысы – Чулпан Иванова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев