Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Офтальмолог: Беренче сыйныф укучысына телевизорны көнгә 15 минут кына карау ярый

Ерактан начар күрүне кисәтү өчен карау режимын дөрес оештыру һәм санитария-гигиена нормаларын үтәү мөһим.

Балаларда ерактан начар күрү авыруын кисәтү өчен карау режимын сакларга кирәк. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында түгәрәк өстәлдә Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы, балалар кабинеты мөдире Людмила Филиппова шул хакта сөйләде.

«Без беренче сыйныфта укучы балага экран алдында көнгә 15 минуттан да артык утырмаска, урта мәктәптә 20 минут һәм югары сыйныфларда 30-40 минут вакыт үткәрергә киңәш итәбез. Бүген моны башкару бик авыр, әмма сәламәтлек өчен мөһим», — диде спикер.

Ул шулай ук баланың эш урынын дөрес оештырырга кирәклеген дә әйтте. Күздән текстка кадәр ара 30 сантиметрдан артык булырга, күз күреме кыры җылы утлы лампа белән яхшы яктыртылырга тиеш. Бу ут мускулларны йомшарта.

Офтальмолог сүзләренчә, күзләргә гимнастика, арка һәм муенга күнегүләр ясау мөһим, алар кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә.

Реклама

«Кеше күзе монитор белән эшләүгә җайлашмаган, ул монитор тәэсирен кабул итми, шуңа күрә патология барлыкка килә. Бигрәк тә балада ерактан начар күрү куркынычы булса», - диде Филиппова.

Табиб-офтальмолог сүзләренчә, балада ерактан начар күрү авыруы никадәр иртәрәк башланса, аны дәвалауга уңай фараз азая. Өлкән яшьтәге кешеләрнең инвалидлык алу дәрәҗәсе 15-20 процентка җитә — бу, белгеч бәяләвенчә, шактый югары процент.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X